Бүген Мәскәү дәваханәсенең реанимация бүлегендә Русия актрисасы һәм телевидение алып баручысы Анастасия Заворотнюк вафат булган.
Бу хакта мәгълүмат актрисаның социаль челтәрләрдәге рәсми битендә пәйда булды.
- Кадерле дуслар! Аңлау мөмкин түгел һәм кирәкле сүзләрне табу бик авыр. Бүген төнлә озак һәм каты авырудан соң безнең Настябыз вафат булды. Ихлас күңелдән яхшылык теләгән, сәламәтлек сорап дога кылган һәм иман китергән һәрберегезгә рәхмәт белдерәбез. Настя һәрвакыт сезнең ярдәмегезне тойды һәм бик кадерләде, — диелә хәбәрдә. - Хушлашу урыны һәм вакыты турында без бүген кич өстәмә хәбәр итәрбез.
«Моя прекрасная няня» ситкомы йолдызының авыруы турында биш ел элек билгеле булды. Шул вакыттан бирле Анастасия халык алдында күренми башлады. Иң авыр вакытта аның янында ире, фигурист Петр Чернышев булды, 2018 елда аларның кызы Милана туган иде. Спортчы хатынының газапларын җиңеләйтер өчен барысын да эшләде, ди якыннары.
Актрисага 53 яшь иде. Ул озак еллар баш мие рагына каршы көрәште. Авыр туфрагы җиңел, гүрләре якты булсын!