+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
31 Май 2024, 07:48

Иң элек – үзеңне, аннары башкаларны кайгырт!

Юкса, кешегә ярдәм итәм дип, авыр хәлгә таруың да бар...

Иң элек – үзеңне, аннары башкаларны кайгырт!Иң элек – үзеңне, аннары башкаларны кайгырт!
Иң элек – үзеңне, аннары башкаларны кайгырт!

Сез кешеләргә еш булышасызмы? Ә мин – юк, бу минем принцип. Күпләр, ярдәм кирәкмәсә дә, иренеп яки башын юләргә салып, ярдәм сорарга, көтәргә ярата. Ә башкалар, игелекле булгангамы, башка сәбәпләр беләнме, шундый кешеләргә булыша. Ә мин ярдәм сораучының хәлен анализлап, аңа чынлыкта ярдәм кирәкме, яисә ул минем “җилкәмә менеп утырырга” ниятлиме икәнен аңлагач кына аңа булышам. Тормыш мине шулай өйрәтте. Һәм көннәрнең берсендә, шул принциптан читкә китеп, башкачарак эш иттем, шундук үкендем.

Трактор да, мотоцикл белән машина да йөртә белсәм дә – водитель таныклыгым юк. Бу кимчелекне бетерү өчен автомәктәпкә укырга кердем. Эшемә якын гына урнашкан учреждениенең Интернет чел­тәрендә бәяләмәләре яхшы иде: бәясе кулай, уку бүлмәләре уңайлы, кирәкле җиһазлары да бар, укытучылары ягымлы. Димәк, укыйбыз!

Оялчан булгангамы, укырга эштән соң арып-талып баргангамы, бергә укыган кешеләр белән уку дәва­мында бер тапкыр да аралашмадым. Хәтта бераз гаҗәп яңгы­раячак, әмма аларның йөзләрен дә күргәнем булмады. Иң яхшы укучы кебек, беренче партага утыра идем дә, артка борылып та карамый идем.

Теория, акрынлап машина йөртү практикасы да башланды. Укыганнарны “мыегыма чорнап” куям, чөнки таныклыкны үз көчем-белемем белән аласы килә. Шулай итеп, вакыт үтте, карлар эреде һәм көннәрне җылыт­ты. Автомәктәптә имтиханнар якынлашты. Нинди генә имтихан булса да – мәктәптәме ул, университеттамы, әллә автомәктәптәме – барыбер дулкынланасың.

Имтиханнарга берничә көн калгач, аеруча тырышып әзерләнә башладым, теорияне кабатладым. Монда миңа мәктәпнең мобиль кушымтасы булышты. Анда барлык билетлар да, аларга җаваплар да, өстәвенә, 800 сораудан торган һәм барлык теорияне үз эченә алган марафон да бар иде.

Җиң сызганып, шул марафонга тотындым. Сигез йөз сорауны тиз арада үтеп булмый, өстәвенә, игътибарны туплау мотлак. Вакытымны сарыф итеп, нерв күзәнәкләрен түгеп үттем теге марафонны, ләкин нәтиҗә белән канәгать калмадым. Сигез йөз сорауда төгәл сиксән хата эшләгәнмен. Бер яктан, бу – күп түгел, икенче яктан – җавапларның ун проценты хаталы булган. Уйлап карасаң, ЮХХДИда имтихан биргән­дә ике хата эшләп була, ләкин һәр хата саен биш яңа сорау өстәлә. Димәк, мин мондый белем һәм нәтиҗәләр белән “берле” алам.

Икенче көнне, хаталарымны карап чыгып, дөрес җавапларны “мыегыма чорнап” янә марафон үтәргә утырдым. Бу юлы сорауларны, урыслар әйтмешли, “көнбагыш ярган” кебек кенә чиртеп чыктым. Сигез йөз сораудан утыз гына хата булды. Димәк, мин имтиханга әзер!

Имтихан көне җитте, мәктәпкә юлландым. Ниндидер курку хисе күңелне дулкынландырып торды, әмма үземнең көчемә һәм белемемә ныклы ышаныч бар иде.

Бүлмәгә керү белән шаккаттым: гадәти көннәрдә ярты сыйныф та җыелмаган булса, ул көнне барлык урыннар да диярлек биләнгән иде. Беренче парта артына утыра алмадым, арткарак урнаштым. Яныма ике ханым утырды.
Имтихан алдыннан кагыйдәләр аңлатылды: кырык сорау, ике хата эшләргә була. Ләкин һәр хатадан соң янә биш сорау өстәлә. Өченче хата – “не сдал”. Имтихан үзе телефондагы кушымтада үтелә. Ләкин кушымтаны ябарга, икенче кушымтага күчәргә ярамый, хәтта телефонга хәбәр яки шалтырату килсә дә – “не сдал” була (шуңа күрә барыбыз да “Самолет режимы”н куйдык, вай-файга тоташтык). Шул кагыйдәләрне ишеткәч күңелне янә дулкынлану биләп алды. Янымда утырган ханымның кан басымы күтәрелеп, битләре алланып чыкты.

Имтихан башланды. Мин, ике тапкыр марафон узган марафонец, имтиханны беренче тапшырып, башкаларга үрнәк күрсәтеп, әтәчтәй күкрәк киереп, ишекне тибеп ачып чыгып китәргә уйларга ниятли идем, ләкин...
Гамәлдә киресенчә килеп чыга. Сорауларга җавапны белсәм дә – яңадан укыйм, уйлыйм, ашыкмыйм. Һәр сораудан соң тагын бишәү өстәлмәгәнме дип тикшерәм. Биш, ун, егерме сорау уздым – сораулар килми димәк, хата юк.
Шул вакытта имтихан тапшыручы ханымнарның берсе “Мин беттем!” дип кычкырып җибәрде. Ничек инде?! Миннән да алдарак? Калган сорауларга тизрәк җавап бирә башладым. Шунда янымда утырганы киңәш сорады. Телефонына карыйм һәм пышылдап кына дөрес җавапны әйтәм. Янә үземнең телефонда эшемне дәвам итәм.

Бер-ике җавабым дөрес була. Теге ханым тагын ярдәм сорый. Ачуымны күрсәтмәскә тырышып, янә аңа булышам. Һәм үземнең телефонга кайтам. Утызынчы сорау, утыз бишенче. Һәм менә – кырыгынчы сорау! Хатасыз! Соңгы сорауга төгәл җавапны белә идем. Беренче булмасам да, икенче булып тапшырачакмын, димәк!

Шул вакытны күршем янә терсәге белән төртеп ярдәм сорый. Монысында аңа ачулы караш ташлап, ашыгып телефонына күз салам. Аңа авыр сорау эләккән икән, дөрес җавапны белмим, күршемә ике­ләнүем хакында белдерәм. Бераз уйлап алам һәм, логикага таянып, җавапны әйтәм. Ханым да, үзе дөрес җавапны белмәгәч, миңа ышана. Шундук аңа янә биш сорау өстәлә. Нишләтим, кулымнан килгәнчә булышып карадым. Иңбашларны сикертеп, күршемә елмаеп карап, үземнең имтиханга кире кайттым.

Ярдәм сораучыга хаталы җа­вапны киңәш иткәнгәме, үземнең эш­тән игътибарымны читкә юнәлткән­гәме – үземә шундук “карма”ның көче төште. Телефонымны карасам, мин күршегә булышканда, аның экраны сүнгән һәм ул блокка киткән. Блокны алгач, “не сдал” дигән кызыл язу килеп чыкты! Кырыгынчы сорауда!

Терсәгем белән күршемә төртеп телефонны күрсәттем. Болай да битләре алланып, каушап утырган ханым коелып төште. Бу хәлгә ачуым кабарды, үзем дә кызардым кебек... Укытучыга телефонны күрсәтеп, аңлатып та карадым, ләкин ул имтиханны яңадан үтәргә кирәк икән­леген генә ассызыклады. Димәк, яңадан үтәргә кала инде.

Беренче булып тапшырырга ният­ләгән кеше имтиханны яңадан үтә башлады. Башкалар “Сдал, сдал!” – дип, бер-бер артлы шатланды. Алар шатланган саен минем ачуым чыкты. Ахыр чиктә күршем дә үтте.

Ачулы булгангамы, башка сәбәп­ләр беләнме, бер мәлгә игътибарны югалттым һәм шундук яңа биш сорау өстәлде. Кәефем бөтен­ләй төште...

Каушаганымны күреп, инде күр­шем миңа киңәш бирә башлады. Дөрес җавапларны белсәм дә, аның киңәшләренә дә колак салып, ерып чыктым имтиханны һәм кырык биш сораудан соң көтелгән: “Сдал!” сүзе килеп чыкты!


Мораль шул: кешегә булышыр алдыннан тәүдә үзең турында уйла!

Автор:Денис Таваев
Читайте нас