Прокуратура аңа 12 ел колония сорый.
Бүген Башкортстан прокуратурасы ел ярымлык улын үтерергә маташкан анага 12 ел колония сорады. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте белдерә.
Бу коточкыч вакыйга узган көздә, 7 октябрьгә каршы төндә, Бәләбәй районының Приют бистәсендә булды. 22 яшьлек хатын исерек килеш ире белән талаша, ә ул өйдән чыгып киткәч, үзенең бөтен ачуын елап йончыткан яшь ярымлык улыннан ала. Ярсыган ана баланың корсагына берничә тапкыр пычак чәнчә, ә аңына килгәч, үтеп баручылардан ашыгыч ярдәм чакыруларын сорый.
- Балага вакытында һәм квалификацияле медицина ярдәме күрсәтелү сәбәпле, ул исән кала. Хәзерге вакытта сабый әтисе белән яши, – дип хәбәр итә күзәтчелек ведомствосы.
Хатынга карата «Балигъ булмаганны үтерергә омтылу» мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Бүген Бәләбәй шәһәр судында аның буенча пренияләр булган. Гаепләнүче үз гаебен танымаган.
фото: башинформ