Чакмагыш районында тикшерүчеләр 33 яшьлек кешегә "сәламәтлеккә аңлы рәвештә авыр зыян китерү, саксызлык аркасында зыян күрүченең үлеменә китерү" мәддәсе буенча гаепләү белдерде.
Тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 10 июнь төнендә гаепләнүче 25 яшьлек элекке хатыны белән очрашып, уртак бала белән аралашу тәртибе һәм аның яшәү урыны турында фикер алышкан.
Машинада сөйләшкәндә элекке ир белән хатын арасында низаг килеп чыга. Ир хатынны кыйнаган: башын һәм тәненең башка өлешләрен күп тапкырлар йодрык белән төйгән. Гаепләнүче зыян күрүченең яшәү билгеләре күрсәтмәвен күргәч, полициягә хәбәр итә һәм дәваханәгә юл тота, әмма юлда тәртип сакчылары тарафыннан туктатыла. Хатын үлгән.
Ир гаебен таныган. Суд аны сак астына алган.
Фото: "СКР по РБ"