Кичә чит ил кешеләре «Кояшлы» рәсми пляжыннан югарырак, җиһазландырылмаган урында су коенган.
Яшьләр тирәнгә йөзеп кергән һәм бата башлаган. Берсен - шаһитлар, икенчесен коткаручылар коткарган. Икенче зыян күрүчене яр буена алып чыккач, компаниядә башта өч кеше булганлыгы ачыкланган.
Егетләр урысча сөйләшми, бу аларның иптәшенең югалуының сәбәпләрен ачыклауны бик катлауландыра.
Бу эссе көннәрдә су буйларында аеруча сак булыгыз. Җиһазландырылмаган пляжларда су кермәгез. Балалардан күз яздырмагыз. Исерткеч эччемлекләр кулланмагыз.
фото: башинформ