+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
18 июнь 2024, 05:15

Ике авариядә өч кеше һәлак булган

Тагын өч кеше авыр хәлдә дәваханәдә.

Ике авариядә өч кеше һәлак булганИке авариядә өч кеше һәлак булган
Ике авариядә өч кеше һәлак булган
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Стәрлебаш районындагы юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләрен ачыклый. Авария бүген Кыргыз-Миякә - Стәрлебаш автомобиль юлының 49нчы километрында булган.

Алдан алынган мәгълүматлар буенча, ВАЗ-2110 автомобиле юл читенә әйләнеп төшә һәм бетон коймага бәрелә.

Юл-транспорт һәлакәтендә шофер һәм аның пассажиры ашыгыч медицина ярдәме килгәнче һәлак була, икенче пассажир төрле җәрәхәтләр белән медицина учреждениесенә китерелә.

Бөре районындагы авариядә тагын бер кешенең гомере өзелгән. Авария бүген Уфа - Бөре - Яңавыл автомобиль юлында теркәлгән.

Беренчел мәгълүматлар буенча, 41 яшьлек шофер, «Шевроле Круз» автомобиле белән идарә иткәндә, электр баганасына килеп бәрелгән.

Юл-транспорт һәлакәтендә пассажир ашыгыч медицина ярдәме килгәнче җан биргән, шофер һәм төрле җәрәхәтләр алган икенче пассажир медицина учреждениесенә китерелгән.

фото: "ГАИ РБ"

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас