+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
19 июнь 2024, 07:00

Аннан соң үлем генә...

Аракының безнең организмга кергән никадәр күләме үлемгә китерергә мөмкин?  

Аннан соң үлем генә...Аннан соң үлем генә...
Аннан соң үлем генә...
Рөхсәт ителгән дозаны Дәүләт мәгариф университетының медицина факультеты кафедрасы укытучысы, хирург Александр Умнов атады.
 
Бу бер сәгатьтә яки аннан да тизрәк эчелгән бер литр эчемлек. Эксперт сүзләренчә, кеше бавыры 120 миллиграмм этил спиртын гына эшкәртә ала. Әгәр алкоголь күбрәк булса, бавыр “фильтры” аны эшкәртә алмаячак – спирт канга эләгәчәк һәм тукымаларда җыела башлаячак. Александр Умнов ассызыклавынча: бер сәгать эчендә бер литр аракы эчсәң, кандагы этанол концентрациясе литрына 5-6 грамм дәрәҗәсендә булачак. Аннан соң үлем генә. Шул ук вакытта үлем дозасы шәхси характеристикаларга бәйле рәвештә үзгәрергә мөмкин.
 
Мәсәлән, кешенең тән авырлыгы күбрәк булган саен, этил спирты организмнан тизрәк чыгарыла. Бавыр яки йөрәк авырулары хәлне кискенләштерә.
 
Әгәр дә кеше нинди дә булса медицина препаратларын кабул итсә, нәтиҗәне алдан фаразлау, гомумән, авыр. Шулай ук этанолга толерантлыкның шәхси дәрәҗәсе дә мөһим. Көчле агулану симптомнары түбәндәгечә: тән температурасы төшә, сулыш алу акрыная, ә пульс, киресенчә, ешая. Кешенең сөйләме бәйсезгә әйләнә, эпилепсиягә охшаш галлюцинацияләр һәм өянәкләр барлыкка килә. Күп күләмдә аракы эчкәннән соң, кеше авырлык белән хәрәкәт итә һәм тышкы факторларга адекват җавап бирми башлый.
 
Статистика буенча, алкоголь – бу дөньяда җинаять кылуның төп сәбәпчеләренең берсе. Кеше үтерү, урлашу һәм башка авыр җинаятьләрнең 80 процентка кадәрен кешеләр исерек хәлдә кыла, аның фонында үз-үзеңне саклау инстинкты югала һәм агрессия дәрәҗәсе арта. Былтыр Русиядә алкоголь куллану белән бәйле сәбәпләрдән үлем очраклары саны 50 меңнән артып киткән.

Фото: мк.ру

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас