+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
19 июнь , 07:35

Ихатада... батып үлгән

  Благовещен районында бассейнда ике яшьлек бала батып үлгән.

Ихатада... батып үлгән
Ихатада... батып үлгән
Тикшерүчеләр фаҗиганең хәл-шартларын ачыклый.

Беренчел мәгълүматлар буенча, кичә сабый Осиповка авылындагы шәхси йорт ишегалдында өлкән балалар белән бергә уйнаганда каркас бассейнда батып үлгән. Йорт территориясендә балигъ булмаганнарның әнисе дә булганлыгы билгеле.

Һәлакәт урынына тикшерүчеләр, полиция хезмәткәрләре килгән. Хәлнең сәбәпләрен һәм шартларын билгеләү максатыннан тикшерү-оператив чаралар комплексы оештырылган.

Тикшерү идарәсе балалар бассейннар һәм сулыклар янында булганда бик уяу булырга һәм аларны бер минут та караусыз калдырмаска кирәклеген искәртә.

Фото: мк.ру

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: