Анда ике машина бәрелешкән, аннан соң аларның берсе сулыкка әйләнеп төшкән.
Ведомство мәгълүматлары буенча, 41 яшьлек ир «Тойота Раф 4» руле артында Ермолаево авылы ягына барганда каршы хәрәкәт полосасына чыга, анда «Лифан Солано» белән бәрелешә. Аннары "Тойота" буага килеп төшә.
Юл һәлакәтендә «Тойота» шоферы һәм аның 42 яшьлек пассажиры зыян күргәннәр, алар ашыгыч медицина ярдәме машинасында хастаханәгә китерелгән.
Беренчел мәгълүматлар буенча, «Тойота» руле артындагы ир үзен начар хис иткән, бу юл һәлакәтенең бер сәбәбе булып тора.
Авария факты буенча тикшерү башланган.
Фото: "ГАИ РБ"