+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
20 июнь 2024, 16:10

Егерме көндә 25 кеше баткан

Бүген кич Уфаның Инорс бистәсендә суда фаҗига булган.

Егерме көндә 25 кеше батканЕгерме көндә 25 кеше баткан
Егерме көндә 25 кеше баткан
Шәһәрнең Гражданнарны яклау идарәсе хәбәр иткәнчә, үсмерләр компаниясе ишкәк каналы районында Караидел елгасына су коенырга килгән.

- Бер үсмер бетон стенкадан сикереп, тирәнгә йөзеп кергән, аны агым алып киткән. Берникадәр вакыттан соң ул су астында юк булган. Шул вакытта гына иптәшләре ашыгыч хезмәтләргә мөрәҗәгать иткән, — дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Хәзер урында Уфаның Гражданнарны яклау идарәсе эзләү-коткару отряды водолазлары эшли.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, вакыйга урынында су коену тыелу турында ике аншлаг урнаштырылган.

Башкортстанда су коену сезоны башланганнан бирле суда 25 кеше һәлак булган. 1 июньнән судан 21 ир-ат, өч хатын-кыз һәм бер үсмер гәүдәсе чыгарылган.
 
Сулыкларда сак булыгыз. Балаларны караусыз калдырмагыз. Спиртлы эчемлекләр кулланганнан соң суга кермәгез. Белмәгән урында суга сикермәгез. 

Фото: "телеграм-канал управления гражданской защиты Уфы"

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас