+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
20 июнь 2024, 10:10

Хәлсезләнеп, бата башлаганнар...

Ике бала су янына үзләре генә килгән булган.

Хәлсезләнеп, бата башлаганнар...Хәлсезләнеп, бата башлаганнар...
Хәлсезләнеп, бата башлаганнар...
Кичә Уфада "Кояшлы" пляжында дежур торучы эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре ике баланы коткарган.

Шәһәрнең Гражданнарны яклау идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, кызлар тиешле урында су коенган, кагыйдәләрне бозмаган. Сигнал калкавычына кадәр йөзгәннәр, кире якка борылганнар, ләкин барлык омтылышларына карамастан, яр шул ук ераклыкта калган: көчле җил аркасында 11 һәм 12 яшьлек балалар урыннарыннан кузгала алмаган.

Алар бер-берсеннән ераклашкан, хәлсезләнгән һәм бата башлаган.

Коткаручылар, моны күреп, шунда ук ярдәмгә ташланган. Бер баланы суднога күтәрәләр, икенче кыз артыннан коткаручы суга сикерә һәм ярга алып чыга. Балаларга медицина ярдәме кирәк булмаган. Әңгәмәдән соң кызларның пляжга өлкәннәрсез килүе ачыкланган.
 
Балаларны сулыкларга үзләрен генә җибәрмәгез. Бәла аяк астында.

Фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас