Уфа шәһәренең Октябрь районы буенча полиция бүлегенә 54 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Ул мошенникларның аңардан миллион сумнан артык акча урлавы турында хәбәр итә. 23 июнь көнне көндез хатынга мошенниклар шалтырата. Алар хатын-кызга виртуаль валюта сатып алу һәм аны сату аша акчасын арттырырга тәкъдим итә. Хатын, мошенникларга ышанып, үз акчаларын җибәрә, шуннан соң аферистлар элемтәгә керми башлый.
Мошенниклык факты буенча җинаять эше кузгатылган.
Шулай ук Межгорье шәһәренең полиция бүлегенә 66 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать итә. Аферистлар аңардан 1,5 миллион сумга якын акча урлаган. Башта мошенниклар үзләрен хокук саклау органнары хезмәткәрләре дип таныштыра, алар хатынга аның мәгълүматлары аферистлар кулына эләккәнен һәм алар аның исеменә бөтенләй башка төбәктән кредит рәсмиләштерергә теләгәннәрен хәбәр итә. Шуннан соң алар зыян күрүчегә үз акчаларын билгеле бер счетка күчерергә тәкъдим итә. Хатын, ышанып, үз акчаларын билгесез счетка җибәрә, шуннан соң мошенниклар шалтыратуларга һәм хәбәрләргә җавап бирми башлый.
Алдау факты буенча җинаять эше кузгатылган.
Хөрмәтле гражданнар! Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы сезне таныш булмаган кешеләргә банк, паспорт һәм башка мөһим мәгълүматларны хәбәр итмәскә, шулай ук билгесез счетларга акча күчермәскә чакыра.