Мәскәүдә шәһәр прокуратурасының федераль законнарны үтәүгә күзәтчелек итү идарәсенең элекке начальнигы, 69 яшьлек Евгений Манеркин "Audi Q7" маркалы автомобилен саткан һәм мошенникларга аннан кергән акчаны һәм 20 миллион сум күләмендә барлык тупланмаларын биргән. Бу хакта "Baza" үзенең Telegram каналында хәбәр итә.
Канал мәгълүматлары буенча, аферистлар элекке прокурорга 13 июньнән шалтырата башлый. Алар үзләрен "Роскомнадзор", "Росфинмониторинг" һәм "Мосэнерго" хезмәткәрләре дип таныштыра һәм аңа тупланма исәпләренә куркыныч янавын һәм барлык акчаларны ашыгыч рәвештә хәвефсез исәпкә күчерергә кирәклеген белдерә.
Шуннан соң явыз ниятле кешеләр Манеркинны машинасын сатарга һәм акчаны да шушы исәпкә күчерергә күндерә. Шулай итеп, 10 көн эчендә элекке прокурор мошенникларга 20 миллион сум акча күчергән.
Шунысы кызык, 2015 елда Манеркин үзе русиялеләргә алдакчылар хәйләсенә ничек эләкмәскә киңәш иткән.
"Бу гадәти, әмма алдаудан саклану өчен, имза куярга яки тамга белән билгеләргә тәкъдим ителгәннең барысын да игътибар белән укырга кирәк. Ә шәхси мәгълүматлар сезнең ризалыгыгыздан башка читләргә эләккән икән, хокук саклау органнарына гариза белән мөрәҗәгать итегез", - дигән прокурор.
фото: "РИА Новости", башинформ.