Башкортстанда балыкчы елга ярыннан егылып төшеп һәлак булган. Фаҗигале хәл 27 июнь кичендә Чишмә бистәсендә Калмаш елгасында була.
36 яшьлек ирнең гәүдәсен шаһитлар яр буендагы суда таба, дип хәбәр итә МЧС.
Ашыгыч ведомстволарда республика халкын су янында уяу булырга чакыралар. Яңгырлар аркасында кайбер елгаларда су дәрәҗәсе күтәрелде, ә ярлар юылды.
фото: "МЧС России"