Күршеләре фатирдан яман ис чыга башлагач хокук сакчыларын чакырткан.
Гаилә маргиналь тормыш алып барган: чүп-чар бакларында казынганнар, спиртлы эчемлекләрне чиктән тыш күп кулланганнар. Өчесе дә искергән ризыклар яки сыйфатсыз алкоголь белән агуланып үлгән, дип фаразлана.
- Беренчел мәгълүматлар буенча криминаль характердагы билгеләр күренми, үлем сәбәбен ачыклау максатында суд-медицина экспертизалары үткәрелә, - дип белдерделәр Тикшерү комитетында.
Фото: башинформ