+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
29 июнь 2024, 16:30

Ике бала күршеләрендә булган...

Бәләбәй районының Слакбаш авылында янгында 11 айлык бала һәлак булган.

Ике бала күршеләрендә булган...Ике бала күршеләрендә булган...
Ике бала күршеләрендә булган...
Бу хәл турында республика МЧСы хәбәр итә.

Янгын турында сигнал кичке сәгать биштә алынган. Беренче булып килгән ирекле янгын сүндерүчеләр баланы аңсыз хәлдә өйдән алып чыга. Табиблар аның үлемен раслый.

Утны сүндерүдә җиде белгеч һәм өч берәмлек техника катнаша.

Урынга Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе оператив төркеме, шул исәптән сынау янгын лабораториясе эксперты һәм Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының тикшерүчеләре җибәрелгән.

Янгынның сәбәбе ачыклана. Билгеле булганча, гаилә күп балалы, тагын ике бала күршеләрдә булган.

Фото: "МЧС по РБ"

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас