+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
2 июль 2024, 15:30

Билгесез номерларга җавап бирмәгез!

Республика халкы тәүлек эчендә мошенникларга 9 миллион сумнан артык акча күчергән.

Билгесез номерларга җавап бирмәгез!Билгесез номерларга җавап бирмәгез!
Билгесез номерларга җавап бирмәгез!
Полициягә алдау турында гариза белән Уфадан пенсионер хатын мөрәҗәгать итә. Мошенниклар 1 июньнән 30 июньгә кадәр аның белән билгесез абонент номерлары аша инвестицияләр кертү тәкъдиме белән элемтәгә керә. Ышанучан ханым интернетта акча эшли алырмын, дип өметләнгән. Хатын-кыз төрле банкларда ике кредит рәсмиләштергән һәм билгесез исәпләргә күчергән. Аферистлар корбаннан 1,8 млн сум акча алдап алган.

21 яшьлек уфалы 1,3 млн сумыннан мәхрүм ителгән. Явыз ниятле кешеләр аның кесә номерына криптовалютага инвестицияләр ярдәмендә акча эшләү тәкъдиме белән шалтыратканнар. Зыян күрүче банктан 508 мең сум кредит алган. Аларга 820 мең сум шәхси акчасын өстәп, мошенниклар әйткән хисапка күчергән.

Сак булыгыз! Инвестиция кертү сылтавы белән мошенниклар республикада яшәүчеләрдән миллионнарча сум акча урлый. Билгесез номерларга җавап бирмәгез. Бу тозакка һәммә кеше каба ала.

Фото: Башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас