Бала ниндидер бер мизгелдә өлкәннәр күзәтүесез калган, нәтиҗәдә фаҗига булган. Аны ашыгыч рәвештә дәваханәгә алып китәләр, анда ул, кызганычка каршы, алган җәрәхәтләреннән вафат була.
Әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә.
Тикшерү комитетында әлеге вакыйганың нечкәлекләре турында сөйләделәр. Беренчел мәгълүматлар буенча, иртән бала тәрәзә төбенә менеп, тәрәзәдән егылып төшкән. Аны үтеп баручы күреп алган һәм әнисенә хәбәр иткән. Кызны дәваханәгә алып китәләр, әмма, күрсәтелгән ярдәмгә карамастан, ул вафат була. Егылып төшкән вакытта фатирда кызның әнисе һәм аның бергә яшәгән ире була.
Фаҗига 11:25 сәгатьтә теркәлгән. Кыз янына шунда ук үтеп баручы хатын йөгереп килә һәм: "кемнең баласы?" - дип кычкыра. Берникадәр вакыттан соң кызның әнисе шок хәлендә урамга йөгереп чыга, кычкыра һәм елый башлый, ә аннары ашыгыч ярдәм килә.
Фаҗигагә шаһит булган күршеләр сөйләвенчә, тәрәзәдән егылып төшәр алдыннан, бала берничә тапкыр аннан башын чыгарган, ләкин аны беркем дә туктатмаган.
Хәзер бу хәл турында Башкортстан халкы актив фикер алыша: кайберләре игътибарсыз әнине гаепли, икенчеләре исә аны кызгана...
Фото: "МЧС по РБ"