+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
6 июль 2024, 11:15

Исерек хатын иренең башына җиткән

Бүген Миякә районында коточкыч авария булган.

Исерек хатын иренең башына җиткәнИсерек хатын иренең башына җиткән
Исерек хатын иренең башына җиткән
Бу хакта төбәк дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәте белдерде.

Авария көндез Чишмә - Аксен - Кыргыз-Миякә юлының 134нче километрында була. Беренчел мәгълүматларга караганда, 33 яшьлек хатын-кыз йөрткән "Lada Kalina", каршы юлга чыгып, 61 яшьлек ир идарә иткән "Skoda Rapid" белән бәрелешкән.

Авария нәтиҗәсендә 35 яшьлек пассажир – «Калина» йөртүчесенең ире һәлак булган. Билгеле булганча, автоледи вакыйга вакытында исерек булган. Аның анализы нәтиҗәсе сулыш алган һавада 0,402 алкоголь булуын күрсәткән.

Фото: "ГАИ по РБ"

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас