+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
8 июль , 21:15

10 яшьлек кызның гәүдәсе табылган

Бүген Уфа районында 10 яшьлек кыз югалган иде. Кызганычка каршы, аның үле гәүдәсе табылган.

10 яшьлек кызның гәүдәсе табылган
10 яшьлек кызның гәүдәсе табылган
Кыз бүген көндез Миловкада югалган. Ачык сары топик һәм зәңгәр шорты киеп, ул өйдән чыгып китә, ләкин кире кайтмый.

Югалганнан соң ук волонтерлар эзләү өчен кешеләр җыюны игълан итте. Мәктәп укучысын урман һәм сулык тирәләреннән эзлиләр.

Кызганычка каршы, ул үле килеш табылган. Водолазлар аның гәүдәсен Миловка бистәсе янындагы карьердан алып чыккан, дип хәбәр итә МЧС.

Билгеле булганча, кыз һәм аның ахирәте монда су коенырга барганнар, бу хакта әти-әниләренә әйтмәгәннәр. Бу урын су коену өчен хәвефле, яр буенда тыю билгеләре урнаштырылган.

Балаларны су буйларына үзләрен генә җибәрмәгез! Кая барулары белән даими кызыксынып торыгыз!

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: