+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
8 июль , 20:35

Әбигә акчасын кире кайтарган

Нефтекамада яшәүче 85 яшьлек әбекәйне «сезнең туганыгыз юл-транспорт һәлакәтенә эләкте» схемасы буенча алдаганнар. Куркуга төшкән пенсионер кызын бәладән коткару өчен 110 мең сум акча җыйган...

Әбигә акчасын кире кайтарган
Әбигә акчасын кире кайтарган

Өлкән яшьтәге хатынның акчасын интернет аша шикле эш тапкан 20 яшьлек студент кыз килеп алган. Әбинең борчылуын күреп, курьер шикләнә башлаган һәм «эш бирүчеләргә» акча күчермәгән.

Кыз полициягә барып, барысын да хокук саклау органнарына сөйләп биргән.

Акчаны кире кайтаруда ярдәм иткән өчен аңа рәхмәт белдерелгән, дип хәбәр итә Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

 

Фото: "Ресбаш"

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: