+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
8 июль 2024, 03:45

Мишкәдән кунакка килгән булган...

Бер тәүлектә Башкортстан сулыкларында өч кеше батып үлде, тагын икесен коткарып калдылар, дип хәбәр итә МЧС.

Мишкәдән кунакка килгән булган...Мишкәдән кунакка килгән булган...
Мишкәдән кунакка килгән булган...
Уфада Максимовское күлендә 18 яшьлек егет батып үлгән. Аның гәүдәсен судан Уфаның Гражданнарны яклау идарәсе коткаручылары чыгарган.

Егет өчен тыелган урында су коену фаҗигагә әйләнгән. Бәхетсезлек очрагы Березка-2 бакчачылар ширкәте төбәгендә була. Шәһәрнең Гражданнарны яклау идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, егет Мишкә районыннан Максимовкага туганнарына кунакка килгән. Күлдә су коенырга карар итеп, үсмерләр компаниясе белән күл янына юллана.

Ул йөгереп килеп суга сикергән һәм каршы ярга таба йөзеп киткән. Тиздән яр буенда калган дуслары кунакны күздән югалткан. Бәла булганына шикләнеп, алар булган хәл турында өлкәннәргә хәбәр иткән. Уфа коткаручылары егетнең гәүдәсен ярдан 35 метр ераклыкта 5 метр тирәнлектә тапкан.

Шул ук көнне Күмертау карьерында 16 яшьлек үсмер баткан.

Благовар районының Чатра авылы янында 45 яшьлек ир-ат батып үлгән. Үлгән кешене судан шаһитлар чыгарган.

Шул ук вакытта Уфада Менделеев урамында Дудкино кисемендә, Караидел елгасының сул ярында шаһитлар тарафыннан 12 яшьлек кыз коткарылган. Ул дәваханәгә салынган.

Нуриман районының Красный ключ авылында 67 яшьлек хатын-кызны коткарганнар. Аны да хастаханәгә алып киткәннәр.

Сулыклар янында бик сак булыгыз! Билгесез урыннарда су кермәгез!

Фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас