+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
9 июль , 10:00

"Бала табылмаган икән, безнең өчен ул - исән!"

Уфада Дамир Әдигамовның югалуына 100 көн узды.

"Бала табылмаган икән, безнең өчен ул - исән!"
"Бала табылмаган икән, безнең өчен ул - исән!"
Шәһәрнең Гражданнарны яклау идарәсе коткаручылары, шулай ук «Лиза Алерт» эзләү-коткару отряды волонтерлары баланы эзләүне дәвам итәләр.

Исегезгә төшерәбез: үсмер 30 мартта дусты Павел П. белән «Чайка» лагереннан ерак түгел югалды. Икенче малайны 26 майда Агыйдел елгасы ярында үле килеш таптылар.

Урындагы халык һәм активистлар вәкаләтле органнар белән берлектә Дамирны эзләүне дәвам итәләр. 7 июльдә коткаручылар МЧС белән берлектә 64 километр акваторияне һәм Агыйдел елгасының яр буе линиясен катерда тикшергәннәр. УГЗ матбугат хезмәте начальнигы Яна Калинина сүзләренчә, эзләүләр план буенча дәвам итәчәк. Аларның тәмамлануы турында сүз әлегә төгәл бармый.

Волонтерлар да эзләүне дәвам итәргә ниятли, әмма көчле яңгырлардан соң коткаручыларга һәм волонтерларга эзләү авыррак була. Елганың күтәрелүе нәтиҗәсендә ярның кайбер өлешләре юылган, һәм алар буенча йөрү әлегә куркыныч, шуңа күрә анда эзләүләр вакытлыча туктатылган.

Коткаручылар һәм иреклеләрнең төп версиясе нәкъ менә су белән бәйле, чөнки үлгән Павелны елгада таптылар. Югалган кеше турында килгән һәр мәгълүмат җентекләп тикшерелә. "Бала табылмаган икән, безнең өчен ул исән", -ди алар.

Фото: кп.ру

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: