+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
9 июль 2024, 11:45

Баткан машина эчендә табылган

Зианчура районында эзләүгә игълан ителгән ир суга баткан машинасы эчендә табылган.

Баткан машина эчендә табылганБаткан машина эчендә табылган
Баткан машина эчендә табылган
МЧСның матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 4 июльдә полициягә 1981 елда туган ирнең югалуы турында гариза килгән.

Эзләү вакытында Олы Ык елгасында, югалган кеше яшәгән Новопавловка торак пунктыннан 700 метр ераклыкта, әлеге ирнеке булган "ВАЗ-2114" автомобиле табылган.

Машинаны тикшерү өчен һәлакәт урынына водолазлар чыккан. Әмма ирне аларга кадәр полиция һәм урындагы халык тапкан.

фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас