Олы яшьтәге хатынга ялган адвокат шалтыратып, кызыгыз юл һәлакәтендә кешене бәрдергән, дип хәбәр итә.
Аннары өлкән яшьтәге хатын янына курьер килеп, 100 мең сумнан артык акча ала, тәүгесе аны җинаять эше кузгатмас өчен "ришвәт" итеп бирә. Чынлыкта, пенсионер кызы белән барысы да яхшы була.
Икенче көнне курьер - якын чит илләрнең берсендә яшәүче 24 яшьлек ханым - Уфа аэропортында тоткарланган. Ул белдерүенчә, акчаны "заказчы"га күчермәскә булган һәм үзендә калдырган. Хокук сакчылары ул сумманы алып, пенсионерга кайтарган.
Полиция уяу булырга чакыра! Мошенниклар беркайчан да җинаять эше кузгатмаган өчен яки зыян күрүчеләргә компенсация түләү өчен акча таләп итмәячәк.
Фото: башинформ