+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
10 июль , 11:10

Казан юлында һәлак булганнар

Уфадан күпбалалы гаилә Казанга сәяхәткә китеп барган...

Казан юлында һәлак булганнар
Казан юлында һәлак булганнар
Кичә төнлә Татарстанның Актаныш районында М-7 «Волга» автоюлының 1139 километрында, юл эшләре башкарылган урында, 36 яшьлек "KIA" автомобиле йөртүчесе, беренчел мәгълүматлар буенча, хәвефсез тизлекне сайламаган, юл коймасына бәрелгән, каршы як полосага чыккан һәм "MAN" йөк автомобиле белән бәрелешкән. Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Авариядә 8 яшьлек пассажир кыз - шул урында, шофер, баланың әтисе дәваханәгә алып барганда вафат була. Әниләре һәм тагын 2 һәм 12 яшьлек ике бала җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатыла.

"Татар-информ" хәбәр иткәнчә, Чаллы табиблары, санитар авиацияне кулланып, зыян күргән балаларны Республика балалар клиник дәваханәсенә алып киткән. Аларның хәле уртача авырлыкта. Аларның әнисе Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә дәвалана. Ул реанимациядә уртача авырлыкка якынрак хәлдә. Хатын-кыз аңында. Аны палатага күчерү планлаштырыла.

"Башинформ" җиңел автомобильдә Уфадан күпбалалы гаилә булуын ачыклаган. Бу хакта мәгълүмат агентлыгына юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булган гаилә әгъзаларын белгән кеше хәбәр иткән.

"Белгәнемчә, ике гаилә ике машинада Уфадан Казанга китеп барган. Һәм шунда бәхетсезлеккә тарыган. Гаилә күпбалалы, яхшы, дус. Алар турында бер начар сүз дә әйтә алмыйм. Үлгән кыз һәм аның әтисе бик кызганыч. Бәлки, бала аның янында алгы утыргычта булгандыр. Аларның әнисе әле дә реанимациядә«, - дип сөйләгән ул "Башинформ" га.

Хәзер полиция хезмәткәрләре вакыйганың сәбәпләрен һәм хәл-шартларын тикшерә.

фото: башинформ


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: