+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
11 июль , 20:20

Үсмер кызны урлаганнар...

Чынлыкта, хәл бөтенләй алай булмаган.

Үсмер кызны урлаганнар...
Үсмер кызны урлаганнар...

Уфада 16 яшьлек кыз, егете һәм әнисе алдында үз хәлен аклар өчен, урлауны уйлап чыгарган. Дөрес, хәзер аңа тикшерүчеләр алдында акланырга туры киләчәк.

Бу хәл 9 июльдә булган. Кич кыз дуслары белән Суворов урамындагы ишегалларында йөрергә чыга, яшьләр спиртлы эчемлекләр эчә. Бервакыт үсмер компаниядән аерыла һәм, алкогольне күп эчүе нәтиҗәсендә егылып, аяк-кулларын кисә. Шуннан соң үзенең егетенә һәм әнисенә шалтыратып, аны урларга тырышулары турында сөйли. Билгесез кешеләр аны машинага утыртып, гаражларга алып киткәннәр, имеш. Якыннары полициягә мөрәҗәгать иткән.

"Урланган кыз»дан тикшерүчеләр сорау алган, аның сүзләре буенча, полиция хезмәткәрләре төн буе машинаны эзләгән, ләкин бернәрсә дә тапмаган. Иртән, айныгач, кыз урлауны уйлап чыгарганлыгын таныган.

Хәзер аңа ялган доносын Тикшерү комитеты хезмәткәрләренә аңлатырга туры киләчәк.

фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: