+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
11 июль , 09:55

Судан хатынының гәүдәсен тартып чыгарган

 Учалы районында коточкыч хәл булган.

Судан хатынының гәүдәсен тартып чыгарган
Судан хатынының гәүдәсен тартып чыгарган
Анда  бер ир баткан хатынын судан тартып чыгарган.

МЧСның матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, фаҗига Учалы районының Тунгатар авылы янында су коену өчен җиһазландырылмаган урында булган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, шаһитлар әйтүенчә, 48 яшьлек исерек хатын елгада су коенырга киткән. Бервакыт ул күздән югалган. Хатынны судан ире алып чыккан.
 
Урынга ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре килгән, алар аның үлемен раслаган.
 
Спиртлы эчемлекләр кулланганнан соң суга керү икеләтә хәвефле. Үзегезне саклагыз!
 
Фото: "МЧС по РБ"

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: