+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
12 июль , 08:35

Төн эчендә 15-20 тавык юк

Дүртөйле районы халкы төлкеләр һөҗүменә зарлана.

Төн эчендә 15-20 тавык юк
Төн эчендә 15-20 тавык юк

Кыргый хайваннар үзләрен хуҗа итеп хис итеп, йорт кошлары санын киметергә карар иткәннәр. Хәзер авыл халкы бу бәла белән ничек көрәшергә белми икән.

Дүртөйле шәһәре янындагы Иске Солтанбәк авылы халкы төлкеләрнең этлегенә зарлана. Видеодан күренүенчә: тавыкны эләктергән төлке койма аша сикерә һәм тыныч кына торак йорт янына килә. Һич курыкмый.

Төлкеләр бер төн эчендә 15-20 баш кошны алып китә ала. Кешеләр берни эшли алмый. Күпләрнең коймалары агач , төлке аны тыныч кына үтә, шуңа да профнастил кую аларга каршы киртә була алыр иде, ди авыл халкы. Кайберәүләр исә кошлар санын бөтенләй бетерергә карар иткән.

Узган ел төлкеләр ким дигәндә өч районда - Бөрҗәндә, Шаранда һәм Чакмагышта хуҗалык иткән.

Шул ук вакытта ң Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы төлкеләрне һәм бүреләрне ату өчен акча түләргә планлаштыра: 1-10 мең сум. Әмма бу һәркем хайванны ата ала дигәнне аңлатмый. Башта рөхсәт алырга, ә аннары төлкенең ау вакытында үтерелгәнен исбатларга кирәк булачак, - дип яза "УФА1.ру".

Сездә ничегрәк? Төлкеләр күренәме?

фото: проза.ру

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: