-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
13 июль , 11:20

Баланың гәүдәсе табылган...

Белоретта елгада шлюз суырып алган малайны өч көн эзләделәр.

Бала табылган...
Бала табылган...

Бала табылган, дип хәбәр итә МЧС. Исегезгә төшерәбез, 9 июль көнне балалар су коенганда аларның берсен су агымы алып киткән иде.

Җиде яшьлек малайның гәүдәсен Агыйдел елгасында агым буенча 800 метр түбәнрәк утрауда куаклар белән капланган урында табалар.

Өч көн дәвамында интенсив эзләүләр алып барылды, аларда коткаручылар, Белорет металлургия комбинатының янгын сүндерүчеләре, волонтерлар - барлыгы 350дән артык кеше катнашкан.

Муниципалитет хәбәр иткәнчә, малайның исеме Костя булган. Ул имин гаиләдә дүртенче бала булып үсә, 17нче гимназиядә укый. Әнисе инвалид бала да карый. 9 июльдә Костя самокат алып, дуслары белән скейт мәйданчыгына барачагын әйтә. Ләкин малайлар үзләре су коену рөхсәт ителмәгән куркыныч урынга киткәннәр...

Фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: