+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
23 июль , 10:57

Бала тәрәзәдән егылып төшкән

Уфада 6 яшьлек сабый 6нчы кат тәрәзәсеннән егылып төшкән. Аның хәле ничек?

Бала тәрәзәдән егылып төшкән
Бала тәрәзәдән егылып төшкән

Бу хәл 22 июльдә була. Гражданнарны яклау идарәсе мәгълүматлары буенча, бала әтисе белән өйдә булган. Бервакыт ул, тәрәзә янына килеп, москит челтәренә таянып, алтынчы кат биеклегеннән егылып төшкән. Бала янына шундук үтеп баручылар килгән, аңа ничек тә булса ярдәм итәргә тырышканнар, ашыгыч ярдәм чакыртканнар.

Ашыгыч ярдәм табиблары аны ашыгыч рәвештә дәваханәгә салган.

"Пациентка реанимация бүлегенә госпитальләштерелгән. Дәвалау-диагностика ярдәме тулы күләмдә күрсәтелә", - дигән мәгълүмат бирделәр төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Исегезгә төшерәбез, эссе көннәр башланганнан бирле балаларның биеклектән егылуы очраклары дәвам итә. Ведомство белгечләре ата-аналарның исенә төшерә: балаларны тәрәзәләре ачык яки аның аларны үзе ачу мөмкинлеге булган бүлмәдә калдырмагыз. Тәрәзә төбендә уйнарга һәм утырырга рөхсәт итмәгез, бала басып менә алырлык барлык әйберләрне читкә алып куегыз.

Фото: башинформ.рф

Бала тәрәзәдән егылып төшкән
Бала тәрәзәдән егылып төшкән
Автор:Денис Таваев
Читайте нас: