+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
23 июль , 21:35

Песиегез сезне аңлыймы?

Бу йорт хайваны өчен сүзләрнең нинди интонация белән әйтелүе мөһим икән.

Песиегез сезне аңлыймы?
Песиегез сезне аңлыймы?

Күпчелек хуҗалар шуңа инанган: песиләре аларны һәрвакыт аңлый. Кемдер йорт хайваннары үзләренә файдалы әмерләрне генә аңлый, дип әйтә: мәсәлән, ризык белән бәйле сүзләрне. Башкалар аларның мәчесе үз исеменә дә җавап бирми, дип борчыла. Чынлыкта ничек соң? Песиләр өчен безнең телнең мәгънәсе бармы, күпме сүз аңлыйлар һәм алар белән ничек дөрес аралашырга?
Тикшерүчеләр фикеренчә, безнең сүзләрнең мәгънәсен аңлар өчен хайваннарда “акыл” җитми. Ләкин алар без исемнәрен әйтмичә генә мөрәҗәгать иткәндә дә үзләренә дәшкәнне яхшы төшенә.


Мәчеләр уртача 20-50 сүзне аңлый. Ләкин үз дәрәҗәсендә. Алар аерым сүзнең нәрсә аңлатуын белми, аның артыннан нәрсә булачагын аңлыйлар һәм шуңа реакцияләрен белдерәләр. Гадәттә мондый сүзләр ризык, уеннар, наз белән бәйле һәм песи аларны, этләр командаларны хәтерләгән кебек, күп тапкыр кабатланганнан соң, исендә калдыра.
Песи аерган төп сүз – аның исеме. Алар аны хәтта охшаш сүзләр булганда да таный ала. Мәсәлән, әгәр дә Муська исемле песигә Пуська, Куська, Люська дип мөрәҗәгать итсәк, ул нәкъ менә Муськага җавап бирәчәк.

Кайвакыт песиләр аларга таныш булган сүзләргә дә игътибар бирми. Моңа ике аңлатма бар: мәчеләр гадәттә мияулап түгел, ә колак яки баш хәрәкәте белән җавап бирә, һәм кеше моны сизмәскә мөмкин. Песи хуҗасының гадәти булмаган интонациясе яки шикле нәрсәне күрү сәбәпле җавап бирми. Мәсәлән, хуҗаның үзен салып йөртү өчен әзерләнгән тартманы алуын күреп, аны шунда күптән түгел генә ветеринария табибына алып барганнарын искә төшерсә.

Күпчелек хуҗалар йорт хайваннары аларның сөйләмен бик яхшы аңлый, дип ышана. Һәм бу “йөрергә”, “ашарга”, “су коенырга” дигән типик командалар турында гына түгел, ә командаларга охшамаган сүзләр дә булырга мөмкин.

Кайбер хуҗалар аларның песиләре – 100дән артык сүзне, икенчеләре йорт хайваннары җөмләләрне аңлый, дип раслый, кемдер аның мәчесе хәтта кеше сөйләменә җавап бирә, дип лаф ора. Боларның барысы да һәр песинең уникаль икәнен дәлилли, ләкин шунысы бәхәссез: аларның күпчелеге үз исемнәрен һәм, әйтелгәннән соң ниндидер гамәлләр көтәргә күнеккән сүзләрне генә төгәл аңлый.

Песинең психик халәтен саклап калу өчен аңа яңа нәрсәләр күрсәтегез, даими рәвештә уйнатыгыз, хайванның баш мие үсеше һәм хәтере өчен кирәкле әйберләр булган тәмле һәм файдалы ризыклар белән тукландырыгыз. Ә командаларны өйрәткәндә, тәмле­кәчләр белән бүләкләгез.

Мәче белән ничек сөйләшергә?
* Песиләргә кешенең алар белән сөй­ләшүе ошый. Бигрәк тә ул тыныч, йомшак тон белән сөйләсә.
* Песи белән ул балачактан ук сөйләшү яхшырак. Махсус күнегүләр ясарга кирәкми, булган хәлләргә комментарий бирү дә җитә. Мәсәлән, азык салганда “әйдә ашыйбыз”, дип әйтергә.
* Интонация һәм кычкырып әйтү мәче өчен сүзнең үзеннән күпкә мөһимрәк. Кайвакыт хәтта җәза да матур тон белән әй­телергә мөмкин, һәм мәче аңа яхшы нәрсә турында сөйлиләр, дип уйлый.
* Песиләрнең ишетү сәләте сизгер. Шуңа күрә сез аңа өйрәтергә теләгән сүзләрне үзгәртмичә әйтү яхшырак.
* Песигә тулы җөмләне түгел, ә 1-2 сүзне аңларга өйрәтү җиңелрәк.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: