+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
26 июль , 09:50

Печән эшләп үскән буын без!

Ә хәзер ул элеккечә йола, бәйрәм рәвешен, табигыйлеген ничектер югалткан кебек...

© copilot / microsoft
Фото:© copilot / microsoft

Җәй урталары җитү белән авыл кешеләре өчен печәнгә төшәр вакыт та җитә. Тырышып-тырышып чабалар, аннары тирләп-пешеп җыялар, оста һәм матур итеп кибәннәр салалар. Төньяк районнарда беренче кар яугач, шул кибәннәрне трактор белән сөйрәтеп алып кайталар һәм сәндерәгә ыргыталар. Ничек кенә булмасын, печән эшләүләре – үзе бер зур маҗара. Ләкин минем балачакта печән эшләү белән хәзер эшләү рәвеше – җир белән күк арасы...

“...Бу вакыт, көз көненең салкын вакытлары булса да, мин яланаяк идем. Аякларым туңганга, мин аларны балчыкка күмеп утыра идем. Бервакыт шулай, аякны балчыкка күмеп, бәрәңге чүпләгән чагымда, теге бәрәңге казучы аксак Саҗидә апай яңлыш минем аякка тимер көрәк белән чапты. Аяк шактый тирән җәрәхәтләнде, мин урынымнан сикереп торып, бераз читкә барып утырып егъладым да, соңра, җәрәхәткә балчык сибеп, янә хезмәтемә дәвам иттем...”
(“Исемдә калганнар”. Габдулла Тукай.)

Минем белән дә Габдулла Тукай тарыган маҗарага охшаш бер хәл булган иде. Сабый чактан ук әти-әнигә ияреп, печәнгә йөрдем. Әй, элек ничек печән эшләгәннәрне искә алсаң!.. Ул вакытта әле эшкә ярамый идем, шуңа күрә өлкәннәр тирләп-пешеп печән эшләгәндә мин яланда уйнап йөрдем. Ләкин бу юлы яланга өчәүләп кенә – әти, әни һәм мин бардык. Сәнәк һәм тырмалар алып, әти-әни элегрәк салынган һәм яңгыр үтү сәбәпле “кызган” кибәннең очын актарып, яңадан салырга киттеләр.

Күңелсез, яланда үзем генә, ерактан кибән салучыларга күз салам. Әни кибәннең очында эшли, ә әти астан печән ыргыта. Яннарында люлькасына кораллар төялгән “Урал” мотоциклы тора.

Минутлар сәгатьләр кебек тоелды. Ахыр чиктә әни кибән янына чакырып алды. Эшне бетергән­нәрдер, дип уйлап барсам – юк! Сәнәкләрне урман читенә, ашаган урынга алып китәргә кушылды, ә үзләре эшен дәвам итте. Шултиклем сабый булганмын, сәнәкләрне күтәреп түгел, ә сөйрәп алып киттем.

Урман читенә җиткәч, коралларны, никтер, өлкәннәр кебек кадап куясы килде. Ике кулым белән ныклап ябышып кадыйм сәнәкне, теге кадалмый, ава. Тагын да ныграк кадыйм – бераз торгач, җиргә ава. Ачуланып, күзләрне йомып бөтен көчкә алып кадыйм сәнәкне – кадала! Ләкин сәнәк җиргә минем итегем һәм аягым аша кереп кадала...

Кычкырып, җиргә егылдым, ә сәнәк кадалган килеш җирдә калды. Әти-әнинең минем кычкырганны ишетеп, кибән яныннан очып, яныма “Урал”га утырып килеп җитүләре – бер мәл. Калганы истә түгел. Сәнәк аша җиргә ябыштырылган итегем астыннан акрын гына кан күлләвеге җәелүе генә истә калган...

Бу маҗарадан соң өйдә бер айдан күбрәк савыгып яттым, яңадан йөрергә өйрәндем дияргә була. Сәнәк аяк бармагымның берсен шулкадәр нык яралаган ки, ул балачакта нинди кечкенә булган – шундый булып калды да...

Еш кына печәнгә баргач, яңгыр яву сәбәпле, кире кайта идек. Шунысы кызык: салмак кына, ашыкмыйча, “тәмен белеп” печән эшләгәндә кемнеңдер “Яңгыр килә!” дип кычкыруы барча халыкны ашыгырга мәҗбүр итә, йөгерешеп эшли башлыйлар. Кипкән печәнне беркемнең дә чылатасы килми бит! Ничек кенә тырышма, теге болытлар күз ачып йомганчы килеп тә җитә. Эшләнмәгән печән – эшләнмәгән, иң мөһиме – салына башлаган кибәннәрне тиз арада очлап кую.

“Урал”да янә печәнгә барган истә. Эшнең яртысы да эшләнмәде, күк күкрәтеп, яңгыр килеп җитте. Тиз арада әйберләр матайның запас тәгәрмәче астында урнашкан тартмага тутырылды, ә кораллар матай белән люлька арасына кыстырып бәйләнде. Әти – рульдә, әни – люлькада, ә мин люльканың эченә яңгырдан кереп качтым. Эх, булган бит вакытлар! Хәзер искә төшерсәң, көләсе дә, елыйсы да, көлеп елыйсы да килә...

Яңгыр нык яуды ул көнне. Ялтырап-ялтырап яшен яшьнәде, дөбердәп күк күкрәде, җиле сызгырып исте. Әти безне тизрәк алып кайтыр өчен матайның газын бөтен көченә борды. Ә әни ничек тә мине ышыклап калырга тырышты. Бу хатирәдән яңгыр һәм җилнең никадәр салкын булуы, зур-зур тамчыларның мин качып утырган люлькага тышкы яктан бәрелгәне генә истә калган.

“Урал” матае елгыр һәм уңган булды, печәнне күп эшләште. Ерак-ерак яланнарга аңа утырып барганда күлләвекләрдән этеп чыгарулар, яланда ботаклардан эшләнгән шудыртмага печән төяп, кибән янына ташулар... Кайвакыт, кәефе төшсә, ничек кенә типсәң дә кабынмый иде. Йөгертеп таудан төшереп, яки бергәләшеп этеп кабызган чаклар да еш булгалый иде.
Ә ашау! Печәнгә, никтер, ашарга да күп алып бармый идек бит! Әти-әниләр сөйләвенчә, алар бәләкәй чакта печәнгә җәяү йөргән. Азык-төлектән ике-өч йомырка белән я сөт, я катык алганнар, көне буе чалгы белән печән чапканнар. Никтер, чәй эчәргә суны да юл чокырына җыел­ганны алып кайнаталар иде, ә ашарга ут өстендә пешерелгән аш бирелә...

Ә хәзер печән элеккечә эшләнми! Машинаңдагы кондиционерыңны кабызып, җиләс салонда гына яланга барасың. Чебен, черки, кигәвен тешләмәсен, “кояш сукмасын” өчен махсус майлар сөртәсең. Суны, чис­та һәм салкынны гына тутырып, өйдән алып барасың. Өстәвенә, су бетсә, машина белән генә якындагы чишмәгә барып киләсең. Язын каен суын җыеп туңдырып, җәен печәндә эчкән чаклар да була... Печәндә ашау да үзгәрде. Менюда тәм-томнар, кавын һәм карбызлар, хәтта салатлар да тәкъдим ителә.

Печән беткәч, әти-әниләрнең мондый шатлыклы вакыйганы куәтлерәк эчемлекләр белән дә билгеләп үтүе була. Мондый чакта яшүсмерләр өчен дә шатлык: машина яисә трактор руле аларга тапшырыла.

Гомумән, печән эшләү рәвеше хәзер үзгәрде. Яланны трактор чаба, җыя һәм түкләргә урый. Алар техника ярдәмендә кайтарыла. Әйе, печән эшләү җиңелрәк, безнең белән булган элекке маҗаралар якты, матур, күңелле истәлек булып кына калды...

Читайте нас: