+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
1 август 2024, 09:35

Ахирәте дә, туганы да тозакка эләккән

Күмертау шәһәрендә яшәүче хатын мошенникларга 2 миллион сумнан артык акча күчергән. Ә аңа ярдәм итәргә теләк белдергән ахирәтен алдакчылар 4 миллион сумга "утыртканнар". Мошенникларның уйлап табу осталыгына исләрең китәрлек.

Ахирәте дә, туганы да тозакка эләккәнАхирәте дә, туганы да тозакка эләккән
Ахирәте дә, туганы да тозакка эләккән
Күмертау шәһәре буенча полиция бүлегенә биредә яшәүче 35 яшьлек хатын мөрәҗәгать иткән. Ул үзенең мәгълүматларын эш эзләү буенча сайтта калдыруын сөйләгән, ә бераздан аның белән үзен энергетика компаниясе хезмәткәре дип таныштырган кыз элемтәгә кергән. Таныш булмаган хатын вакансияләрнең берничә вариантын тәкъдим итә. Киләсе шалтырату мессенджер аша билгесез ир-аттан килгән, ул имеш трейдер булып тора. Ул хатынга акча эшләргә тәкъдим итә, ә моның өчен биржада брокерлык счеты ачарга кирәк. Хатын-кыз шартларга ризалашкан һәм мошенниклар күрсәтмәләре буенча эш итә башлаган.

Әмма берничә көн аралашканнан соң аферист үзенә башка шәһәргә китәргә кирәк, дип белдерә, эре биржа холдингы җимерелде, дип хәбәр итә. Ул башка брокер белән эшне дәвам итәргә тәкъдим итә...

Кыскасы, хатын төрле банклардан кредитка алынган 2,6 миллион сумнан артык акчасын күчергән. Ул хәтта күпмедер вакыт аның акчаларының брокерлык счетына керүен күргән. Аннары ул банклардагы кредитларны каплау өчен 1 миллион сумга якын акча чыгарырга тырышып караган, һәм берни дә барып чыкмаган. Мошенниклар транзакция лимиты арттырылган, шуңа күрә счетны башка кешегә яңадан рәсмиләштерергә кирәк, дип аңлаткан. Шулай итеп мошенниклар схемасына хатынның ахирәте дә эләккән.

Брокерлык счетын аның исеменә үзгәртеп рәсмиләштерү барышында төрле банкларда ахирәткә 4 миллион сумлык кредитлар рәсмиләштерелгән.
Мошенниклык гамәлләре нәтиҗәсендә Күмертауда яшәүче хатын банклар алдында - 2 миллион сумнан артык, ә аның дус кызы 4 миллион сумга бурычлы булып калган. Мошенниклардан зыянны гариза бирүченең апасы да кичергән, ул үзенең туганы өчен бер миллион сумнан артык кредит алган.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Хөрмәтле гражданнар! Сезгә табыш гарантияли торган таныш булмаган кешеләрнең билгесез счетларына акча җибәрмәгез! Әгәр сезгә шалтыратсалар һәм акча эшләргә тәкъдим итсәләр, трубканы куегыз. Уяу һәм игътибарлы булыгыз! Тиз һәм югары керем артыннан куганда бурычлы булып калуыгыз ихтимал.

Фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас