+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
3 август , 09:20

"Безнең өчен куркыныч көн бу"

Рөстәм Нәбиев гаиләләрендәге мистик күренеш турында сөйләгән.

"Безнең өчен куркыныч көн бу"
"Безнең өчен куркыныч көн бу"
Аныың сүзләренчә, 17 июль - аларның гаиләләрендәге барлык ир-атлар өчен дә сакланып йөрергә кирәкле куркыныч көн.

«Минем туганнан туган абыем Шамил Латыйповка 1 август көнне  35 яшь тулыр иде. Аның һәм безнең гаилә белән бәйле бер мистик әйбер булды.

Шамил 2014 елның 17 июлендә дусты белән юл фаҗигасенә эләгеп һәлак булды. Аның үлеменә кадәр ике ел алдан 2012 елның 17 июлендә Шамилнең әтисе поездда барганда вафат булды. Ә 2015 елның 17 июлендә минем дә йөрәгем туктады, мин икенче тапкыр клиник үлемне шул көнне кичердем. (Рөстәм Омскида казарма җимерелү нәтиҗәсендә ике аяксыз калды, ике тапкыр клиник үлем, 20дән артык операция кичерде).

Әбиемнең ел саен 17 июль көнен куркып көтеп торганын хәтерлим. Чөнки алар ягыннан ир-атлар нәкъ менә шул көнне үлделәр. Әби гел: «Бу көн узса гына ярар иде», - дип йөри торган иде», - ди  блогер.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: