+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
5 август 2024, 04:38

Бар ул җирдә яхшылык!

Һәм шуңа инанып яшәү күңелне һәрчак җылытып тора.Күптән түгел бер төркем апаларның җанлы әңгәмәсе шаһиты булырга туры килде. Барысы да пөхтә-ыспай киенгән ханым сүзләреннән башланды булса кирәк.

Бар ул җирдә яхшылык!Бар ул җирдә яхшылык!
Бар ул җирдә яхшылык!
“Кичкырын тукталышта автобус көтеп торам, – диде ул. – Шулчак бер җиңел машина нәкъ янәшәмдә туктамасынмы... Яшь кенә ир-егет чыкты машинадан. “Апа, утырыгыз, мин Сезнең якка барам”, – ди бу. Гаҗәпкә калдым. Таныган кешем түгел ләбаса... Тәвәккәлләдем. Машинага кереп утырдым. Җылы, рәхәт. Талгын гына көй уйный. “Татарча берәр җыр куяргамы әллә, тыңлыйсызмы?” – ди яңа танышым. Баш кагам.

Үзебезчә моң агыла. Рәхәткә чумып барам шулай... Кисәк татлы йокыдан уянып киткәндәй булдым. Адресны әйтмәдем лә. “Мине кайда илтергә икәнен белмисеңдер бит, улым. Безнең йорт...” Әйтеп тә бетермәдем, егетем тизрәк тынычландыруны кирәк тапты: “Борчылмагыз, беләм Сезнең өйне. Минем әти-әниләрдән әллә ни ерак тормыйсыз бит”. Баксаң, безнең аргы як күршеләрнең улы булып чыкты әлеге игелекле бала. Себергә йөреп эшли икән. Кайдан танып бетмәк кирәк яшьләрне... Тәмам эреде күңел. Егеткәйнең ата-анасына туйганчы рәхмәтләр укыдым”.

Хис-тойгыларына бирелгән ханым күз яшьләрен сөртте. Сүз йомгагын игътибарлы ахирәтләре эләктереп ала. Үзләре белән булган хәлләрне ислиләр. “Автобуста китеп барам, – дип сөйли ачык йөзле әңгәмәдәш. – Берәүнең билетка түләргә вак акчасы юк икән, биш меңлекне тоттырды бу. “Сдачага акча җыелмады бит әле”, ди кондуктор. Автобустагылар дәшми... Шулчак алдагы рәттә утырган бер хатын телгә килде: “Мәгез, мин бирәм билет өчен акчаны”. Биш меңлек акча хуҗасының йөзләре яктырып китте. “Зур рәхмәт Сезгә, кайтарырмын, телефоныгыз нинди?” – дип урынында бөтерелә башлады. Игелекле хатын көлде генә: “Китегез инде, юк-бар өчен шулкадәр борчылмагыз, зинһар, тынычланыгыз. Кирәкми берни дә”. Куандым. Бар әле яхшы күңелле, ярдәмчел адәм балалары, бар! Бөтен дөнья акчага корылган, дисәләр дә... Аллаһка шөкер”.

...Мин исә нилектәндер кинәт студент чакка “әйләнеп кайттым”. Хөр­мәтле апалар сөйләгәннәр сәбәпче булды ахры. Унҗиде яшьләр тирә­сендә язмышым күгендә очраган игелекле җан иясе күз алдыма килеп басты. Бик тә читен мәлләрдә тап булдым аңа...

Эш шунда ки, без укыган чорда Китап галиҗәнаплары гаять кыйммәт төшенчә иде. Рухи байлык хакында гына әйтүем түгел, анысы болай да аңлашыла. Совет чорында филология факультетында белем алганнар онытмагандыр, шәт, программа нигезендә үтелә торган әсәрләргә чират искитмә­ле иде. Аеруча чит ил авторларыныкына. Чөнки ул китаплар бөтен уку йортында берничә данәдә генә исәпләнә. Кайчан сиңа җитә нәүбәт, анык кына әйтү кыен... Ә бит имтиханнарны вакытында тапшырырга кирәк! Аптырагач, бүлмә саен бергә җыелышып, әсәрләр эчтәлеген чиратлап сөйләргә мәҗбүр иде студентлар.

Шундый сессиягә бәйле кызу көннәрнең берсендә минем белән коточкыч хәл булды, җәмәгать. Юк, җир убылмады, таш та яумады. Бары тик сумкамнан китапны гына урладылар. Тәнәфестә. Күз ачып йомган арада. Атаклы инглиз әдибе әсәрен. Өстемә кайнар су койдылармыни. Үз-үземә ышанмыйча, тәүдә кат-кат бөтен җирне капшап чыктым. Юк! Сорамаган кешем, эзләмәгән почмагым калмады. Табылмады китап. Аны чәл­дергән бәндә нинди халәттә булгандыр, белмим. Әмма минем эшләр мөшкел иде... Бар ихтыяр көчемне туп­лап, китапханәгә юнәлдем, һәммәсен дә тәфсилләп аңлаттым. Урта яшьләр­дәге китап­ханәче ханым мыскыллы елмайды гына. “Һы... Нәкъ шундый китап китерергә тиешсең, белдеңме? Тап­мыйсың икән, үзеңә үпкәлә, укуыңнан куып чыгаруларын көт тә тор!” Тәмам пошаманга төштем. Дөнья бетереп эзләсәң дә, табып булмаячак ич ул китапны. Бер генә кибеттә дә сатылмый ул.
Йомычкага тотынган бәндә сыман, янәшәдә эленеп торган язуга төртеп күрсәтәм: “Менә монда язылган, “арттырып түләргә була хакын”, дип. Бәлки акчалата алырсыз, ә? Берәр атнадан китерер идем акча табып...” Куе зәңгәр төстәге халат кигән хатын кысык күзләре белән өстән аска таба мине “капшый”. “Ха, түлим дисең инде. Хәзер! Шундый ук китап китерәсең, и баста! Твои проблемы!” “Шуның белән әңгәмә тәмам”, дигәндәй, арты белән борылды усал ханым. Нишлисең, биредә ул тулысынча хуҗа, мин бичара студент кына.
Моннан ары баштан узган маҗа­раларны сөйләп тормыйм. Каф тавы булсамы, аннан да әйләнер идем, чын мәгәр. Их, әкиятләрдә генә була шул могҗи­залар... Тиздән имтиханнар, бөтен халык ду килеп әзерләнә. Миндә исә бер генә уй: кайдан, ничек табарга шул китапны! Чыннан да университеттан “сөрсәләр”, нишләрмен?! Әнкәем күзенә ни рәвешле күре­нермен. Гарьлеге ни тора, валлаһи... Белгән сүзләрем белән үземчә Ходайга ялварам: “И Аллам, коткар мине, зинһар, ярдәмеңнән ташлама!”
Шөкер, ташламады Аллаһы Тәгалә ярдәменнән. Изге күңелле берәүне чыгарып куйды, ниһаять, юлыма. Бөтенләй таныш булмаган беренче курс студенткасы иде ул. Безнең кебек мәктәп бусагасыннан килмәгән, берничә ел кайдадыр эшләгән дә икән үзе. Минем бүлмәдәш белән сөйләшеп утырганда, бик тә игътибарлы кыз булса кирәк, боегып утырганымны шәй­ләде, ахрысы, яныма ук килеп урнашты. Сүз артыннан сүз ияреп, һаман да шул китап мәсьәләсе “калкып чыкты” инде. Нигәдер шунда ук ачылып киттем ул сөйкемле кызыкайга, барысын да түктем дә салдым. Эшнең нидә икәнлегенә төшенгән сылу ихлас елмайды. “И-и, шул гынамы? Тапкансың кайгырыр нәрсә. Миндә бар ул китап, үземнеке! Иртәгә үк илтеп тоттыр теге хатынга, күзе дүрт булсын”.

Ялгыш ишетәм мәллә. Могҗиза! Ура! “Чын әйтәсеңме? Күпме түлим, кайчан...” Яңа танышым мөлаем елмайды гына. “Акча кирәкми миңа. Ярдәм итә алганмын икән, бик әйбәт. Бәлки син дә миңа берзаман ярдәм кулы сузарсың”. Тәки акча алмады. Чын-чынлап Аллаһ бәндәсе...

Менә шул рәвешле котылдым көтелмәгән бәладән. Ә теге китап­ханәчене күрсәгез. Үз-үзенә ышанмыйча, китапны җентекләп, әйләндерә-әйләндерә тикшерде, яламады гына. Бик тә эче пошты бугай бу хәлгә... Сәер дә инде адәм балалары, уйласаң. Кемдер башкалар өчен җан ата, бәгъзеләр кеше хәсрәтен күзләүдән тәм-ямь таба. Үзен бүтәннәрдән өстен тою галәмәтеме, белмәссең. Хәер, һәркемнең үз ихтыярында, бигайбә.

...Әйткәндәй, миңа ярдәм кулы сузган сылуның сүзләре чынга ашты бит, җәмәгать. Ел чамасы узган иде инде. Көннәрнең берсендә тәнәфес вакытында яңа танышым яныма килеп басты, гадәтенчә тыныч кына дәште: “Ышанасыңмы-юкмы, мин дә синең кебек хәлгә тарыдым бит. Китап урлаттым. Уйламаган җирдән. Киңәш бир, нишлим?” Әлбәттә, озак баш ватып торыр заман түгел, тизрәк әмәлен табу мотлак.

Китап юк, ләкин акча юнәтергә мөмкин бит. Бөтен кеше дә теге хәтәр хатын ише түгелдер. Аннан өстәрәкләр дә бар ич әле! Йөрмәсен үзен әллә кемгә куеп...

Озын сүзнең кыскасы, югалган китап өчен акча түләнде, проблема чишелде.
...Кызык, күптәнге истәлекләрне яңартуга сәбәпче булды апалар әңгәмәсе. “Пүчтәк”, дияр кемдер. Бәлки. Яшь чактагы тәэссоратлар көчле була, һәр вакыйга диярлек тирән эз калдыручан. Әмма ләкин яшәеш-тормыш тәҗрибәсе нәкъ шундый вак-төякләрдән бөртекләп җыела-туплана, киләчәккә юнәлеш бирә түгелме? Минемчә, шулай.

Сәлия ГАРИФУЛЛИНА.
Октябрьский шәһәре.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас