+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
17 август 2024, 06:35

Бабайның үле гәүдәсе табылган

Уфада төнлә коткаручылар һәм волонтерлар югалган 72 яшьлек гөмбәчене эзләделәр.

Бабайның үле гәүдәсе табылганБабайның үле гәүдәсе табылган
Бабайның үле гәүдәсе табылган
Кич белән бердәм диспетчерлык хезмәтенә пенсионерның Максимовка авылы янында гөмбә җыярга китүе һәм өенә кайтмавы турында хәбәр килә.

Урынга Уфаның Гражданнарны яклау идарәсе, МЧС коткаручылары, «БашРегионСпас» һәм «ЛизаАлерт» волонтерлары чыкты. Бабайның кая бара алуы турында төгәл мәгълүмат булмаган. Шуңа күрә төркемнәргә бүленергә туры килгән.

Эзләүләр өзлексез яңгыр астында барган һәм берничә сәгатькә сузылган. Югалган кешене туганнары юлдан 1,5 чакрым ераклыкта тапкан, ләкин, кызганычка каршы, ул инде үлгән булган...

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас