Дөньяның иң чибәр артисты 2019 елда инсульт кичергән, соңгы елларда яман шешкә каршы көрәшкән.
Ален Делон 1935 елның 8 ноябрендә Парижның Көньяк бистәсендә туган. Аның балачагы зур булмаган Бур-ла-Рен шәһәрчегендә узган.
1957 елда актер катнашлыгында «Когда вмешивается женщина» исемле беренче фильм чыга. 1960 елда «На ярком солнце» фильмыннан соң ул популярга әйләнә. Аннары «Рокко и его братья» һәм «Леопард» булды. Соңгысы Делонга «Алтын глобус»ка номинация китерде.
Актерның ике хатыннан өч баласы- ике улы һәм кызы калган.