-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
18 август , 11:25

"Улыбызны һаман табалмыйлар..."

Дамирның әнисе Гүзәл Әдеһәмованы юатырлык сүзләр юк...

"Улыбызны һаман табалмыйлар..."
"Улыбызны һаман табалмыйлар..."
Үсмерне эзләүгә кагылышлы бер яңалык бар.

"ЛизаАлерт" эзләү отряды хәбәр итүенчә, Дамир Әдеһәмов югалган җирдә яңа ишелеп төшкән урыннарны тапканнар. Тиздән алар белгечләр тарафыннан тикшереләчәк.

"Ufa1.ru" порталы бу ситуациягә бәйле Дамирның әнисе белән әңгәмәләшкән.

– Эзләүләр бара, башка фаразлар да карала. Хокук саклау органнары, Тикшерү комитеты эш алып бара, әлегә нәтиҗә көтәбез. Югалган кешеләр еш кына табылып тора, тик безнең улыбызны һаман таба алмыйлар. Аны барысы да эзли – "ЛизаАлерт" та, "Башрегиоспас" коткаручылары да, тик әлегә һаман нәтиҗә юк. Мәгълүмат көтәбез, – дигән Дамирның әнисе Гүзәл Әдеһәмова.

"ЛизаАлерт" отряды хәбәр итүенчә, җәяү йөргән төркемнәрнең эшенә озакка сузылган яңгырлар һәм ташу камачаулай. Тик шулай да эзләүләр туктатылмый.

14 яшьлек Дамир Әдеһәмов һәм 13 яшьлек Павел Паличев 2024 елның 30 мартында югалдылар. Ул көнне алар, әти-әниләренә Агыйдел ярыннан 930 метр ераклыкта урнашкан «Акчарлак» лагере районына барачакларын хәбәр итеп, йөреп кайтырга сораган. Берничә сәгатьтән соң үсмерләр элемтәгә чыгудан туктаган. Павелның гәүдәсе майда табылды. 

Фото: "ЛизаАлерт".

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: