Коммунист Клим Шуматов 1991 елның гыйнварында КПССка әгъзалык взнослары түләүдән баш тарта. Мондый акылга сыймаслык хәл “Кызыл партизан” колхозының партия оешмасында гына түгел, тоташ районда зур шау-шу тудыра. Тиз генә райком бюросы утырышын җыялар һәм көн тәртибенә КПСС әгъзасы Клим Камали улы Шуматовның персональ эшен куялар.
Клим Камали улы бюро утырышында үзен тыныч тота. Ә КПССка әгъзалык взнослары түләргә теләмәвенең сәбәбен партия барыбер тиздән таралачак һәм аңа әгъзалык взнослары түләүнең мәгънәсе юк, дип аңлата. Аның бу сүзләре бюро әгъзаларына башларына балта түтәсе белән тондыргандай тәэсир итә. Күпләр телсез кала. Шулай да кайберәүләр тиз генә телгә килә һәм:
– Аны ашыгыч рәвештә КГБга тапшырырга кирәк! – дип кычкырышалар. Ә өч хәрефтән торган бу аббревиатураның ул заманда нәрсә аңлатканын өлкән буын әле дә яхшы хәтерли.
– Ә менә моның белән мин сезгә ашыкмаска киңәш итәм, – ди Клим Камали улы тыныч кына. – Әгәр ел ахырына кадәр бу мәсьәләдә бертөрле дә үзгәреш булмаса, мин кэгэбэшникларга үзем барып биреләм.
Клим Шуматовның мондый ышанычлы җавабы бюро әгъзаларының да кызу башларын беркадәр сүрелдерә. Алар Клим Камали улыннан мондый мәгълүматны каян алуын “кыса” башлый. Ләкин Клим дәшми. Чөнки ул вакытта партиядәш иптәшләренә: “Боларны мин төшемдә күрдем”, дип әйтә алмый бит инде.
– Чыннан да андый хәл минем төшемә керде, – дип искә ала Клим Камали улы. – Бу хәл 1990 елның декабрендә булды. Йоклап ятам һәм төш күрәм. Радиодан әйтәләр шикелле:
– 74нче елында, сигезенче аенда Коммунистлар партиясе яшәүдән туктаячак һәм Советлар Союзы таркалачак...
Клим Камали улына мондый сәер төшләрнең электән дә кергәне булган икән. Әйтик, мәктәптә укыганда иртәгә әдәбияттан иншаның темасы ничек булачагы яки математикадан контроль эштә нинди мисаллар буласы аның төшенә кергән. Ә яңа елда нинди вакыйгалар булачагын ул декабрь яки гыйнвар айларында төшендә күргән.
Ихлас әйтәм, Клим Камали улының сөйләгәннәренә мин тәүдә ышанмадым. Иманым камил, минем кебек Совет мәктәбендә белем алган, пионер һәм комсомол сафларында тәрбияләнгән яшьтәшләрем дә ышанмас иде. Ә Клим Камали улының Арлан авылындагы йортында булып, аның язмышы, хатыны Галина белән якыннан танышкач шикләнә башладым. Ә бәлки...
Ерактагы 1938 елда НКВД хезмәткәрләре Краснокама мари педагогия училищесы директоры Петр Михайлович Звездинны һәм аның хезмәттәше Камали Саппар улы Шуматовны кулга ала. Камали Шуматовның Шаран районының Акбарис авылында туганы билгеле. Ә нинди юллар белән Николо-Березовкага килеп чыгуы турында мәгълүмат юк. Күрәсең, училищены тәмамлагач, аны биредә эшкә калдырганнардыр.
Берничә көн үткәч, Камалиның хатынын – Минелбикә Атангулованы да кызы Римма һәм яшь ярымлык улы Клим белән кулга алалар һәм Үзбәкстанга сөргенгә җибәрәләр. Алга китеп шуны да әйтергә кирәк, өч яшьлек чагында Клим Ташкент янындагы Солары елгасында батып үлә.
Петр Звездинның һәм Камали Шуматовның арытабангы язмышы билгесез. Ә менә Минелбикә Атангуловага кызы Римма белән сугыштан соң туган ягына – Шаран районының Акбарис авылына кайту бәхете елмая.
Яшь хатынны авылда ашлык келәте мөдире итеп билгелиләр. Ул елларда төпкелдәге авылларда халыкта “глубинка” дип йөртелгән ашлык саклау пунктлары булган. Биредә эшләгәндә Минелбикә бер ир белән таныша һәм аңа кияүгә чыга. Ул бер юньсез кеше булып чыга һәм гаилә таркала. Ләкин Минелбикә аңардан бер ул тудырып өлгерә. Бу урында Минелбикәнең кыюлыгына исең китәр! Ул беренче ирен һәм һәлак булган улын шулкадәр яраткандыр, күрәсең, яңа туган улына аларның исемен бирә. Шулай итеп, 1946 елда “икенче” Клим Камали улы Шуматов дөньяга килә.
Ләкин малайга әнисенең җылы кочагында иркәләнергә насыйп булмаган, күрәсең. 1948 елда Минелбикә каты авырудан вафат була. Үләр алдыннан ул сеңлесе Гөлбостанга ике яшьлек улы Климны һәм 14 яшьлек кызы Римманы балалар йортына тапшырырга куша.
Гөлбостанның да язмышы җиңелдән булмый. Сугыш башланырдан алда яшь кызны өч баласы белән тол калган Әхмәтгәрәй Исмәгыйлевка кияүгә бирәләр. Әхмәтгәрәй Молотов шәһәрендә (хәзер Пермь) хезмәт армиясендә вафат була һәм яшь хатын аның балалары белән кала. Алар янына Клим белән Римма да өстәлә. Гөлбостан Минелбикә апасының соңгы теләген үтәми, аның ике баласын балалар йортына тапшырмый, ә үстереп, аларны аякка бастыра. Клим белән Римма аны “әни-апа” дип йөртәләр.
Акбарис урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Клим Шуматовны Совет Армиясенә хәрби хезмәткә чакыралар. Һәм ул Төркестан хәрби округына эләгә. Танк полкының зенит-артиллерия дивизионында хезмәт итә. Аңа абыйсы, төгәлрәк итеп әйткәндә адашы батып үлгән Солары елгасын барып күрү насыйп була.
Өлкән буын 1969 елны яхшы хәтерләргә тиеш. Бу елда Советлар Союзы белән Кытай Халык Республикасы арасында дипломатик мөнәсәбәтләр кискен төс ала. Ә Клим Камали улының күңелендә бу ел да, Семипалатинск полигоны да бик тирән эз калдыра. 1969 елның җәй башында ул хезмәт иткән полкны Совет-Кытай чиген ныгыту максатында Семипалатинск янына күчерәләр.
Семипалатинск полигонында атом-төш коралын сынау турында мәгълүмат ул чорда җиде йозак астында саклана. Шуңа челтерәп аккан салкын сулы чишмәләрнең, бу кылганлы далаларның кеше сәламәтлеге өчен никадәр хәвефле булуы турында беркем дә уйламый.
Хәвеф турында берни уйламаган яшь солдатлар шундый чишмәләрнең берсеннән туйганчы салкын су эчә. Һәм бавырларына куркыныч чир эләктерәләр. Кызганычка каршы, мондый хәл беркайда да рәсми теркәлмәгән һәм ниндидер льготалар турында сүз дә булуы мөмкин түгел.
Ил чиге тыныч булмау сәбәпле, солдатларны кайтармый торалар. Шуңа майда өенә кайтырга тиешле Клим Шуматов туган якларына июльдә генә аяк баса.
Үзегез аңлыйсыз, җәй авылда – кызу эш чоры, шуңа һәр кеше исәптә. Кичәге солдатны колхоз идарәсенә чакырып алалар һәм ындыр табагы мөдире вазыйфасын ышанып тапшыралар.
1971 елның гыйнварында Клим Шуматов якын дустының чакыруы буенча Карман ГРЭСына эшкә килә. Өченче энергоблокны төзүдә катнаша. Кем белә, бәлки, бу якларга аны әтисенең рухы чакыргандыр. Ә якын дустының чакыруы бер этәргеч кенә булгандыр...
Шаран районы егете Кама ярларында үзенең икенче яртысын – Галинаны очрата. Аның да язмышы бик җиңелдән булмый. Ул гаиләдә сигезенче бала булып туса да, бердәнбер бала булып үсә. Чөнки аңа кадәр туган кызлар һәм малайләр бәләкәй чакларында ук үлеп тора.
Клим белән Галина исә ике кызга һәм ике улга гомер бирәләр. Ләкин гаилә тормышы кайгы-хәсрәтләрсез бармый. Җиде генә яшендә уллары Сергей фаҗигале вафат була. Аллаһка шөкер, ике кызлары һәм бер уллары исән-имин үсә. Бүген Клим һәм Галина Арланда яшиләр һәм җиде онык һәм оныкаларының уңышларына куаналар.
Өлкән яшьтәге кешегә тагын нәрсә кирәк инде? Дөрес, игътибар һәм ихтирам.
Пенсиягә кадәр Клим Шуматов Арландагы керамик кирпеч заводында эшләгән. Лаеклы ялга да шуннан киткән. Тәүге елларда завод җитәкчелеге үз пенсионерлары турында хәстәрлек күргән. Өлкәннәр көнендә чәй табынына чакырганнар, мохтаҗларга матди ярдәм күрсәткәннәр. Ләкин заводны инвестор сатып алган һәм: “Мин пенсионерлар түгел, завод сатып алдым”, – дигән. “Хәзер менә шулай яшибез. Арлан авыл биләмәсе хакимиятенә рәхмәт. Өлкәннәр көне белән тәбриклиләр, төрле бәйрәмнәргә чакыралар...” – ди ул.
“Ә Клим Камали улына мондый сәер төшләр әле дә керәме икән?” – дип сорарсыз, бәлки. Үзе әйтүе буенча, андый төшләр аңа әле дә керә. Тик ул аларны онытырга тырыша...
Рим ӘХМӘТОВ,
Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, Әнгам Атнабаев исемендәге әдәби премия лауреаты.