+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
20 август , 07:20

Гаебен һаман танымый...

Диана Сәфәрова үлемендә гаепле кешенең хөкем карарын йомшарту турындагы үтенече канәгатьләндерелмәде.

Гаебен һаман танымый...
Гаебен һаман танымый...
Самараның алтынчы кассация суды Уфа блогеры һәм Әнвәр Нургалиевның сеңлесе Диана Сәфәрова һәлак булган юл-транспорт һәлакәтендә гаепле Вадим Латыйповка хөкем карарын үзгәрешсез калдырды.

Кассацион шикаятьнең инициаторы Латыйпов булды. Ул әлегә кадәр үз гаебен танымады һәм мораль зыянны компенсацияләү өчен бер тиен дә түләмәде. Аның шикаятен карап, суд Башкортстан Югары суды карарын үзгәрешсез калдырган. Шул рәвешле Латыйпов колониядә 7 ел утырачак. Шулай ук ул һәлак булган хатынның гаиләсенә 5 миллион сум түләргә тиеш.

Узган елның маенда Вадим Латыйпов исерек хәлдә "Тойота" руле артында Диана Сәфәрова идарә иткән "Хонда" белән бәрелешә. Кызның машинасы юл читенә төшә дә коймага килеп бәрелә. Машина йөртүче һәлак була, ә юл-транспорт фаҗигасендә гаепле кеше һәлакәт урыныннан кача. Мәрхүмәнең өч баласы калды.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: