+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
22 Августа 2024, 03:30

Автобуста 17 бала булган

Балакатай районында балаларны йөртүче автобус ауган. Алар Туймазы районыннан сәфәргә чыккан булган...

Автобуста 17 бала булганАвтобуста 17 бала булган
Автобуста 17 бала булган

 Беренчел мәгълүматлар буенча, кичә "Новобелокатай - Белянка - Перевоз" автоюлының 28 чакрымында 56 яшьлек автобус йөртүче, идарәне югалтып, хәрәкәт барышында пассажир транспортын аударуга юл куйган. Автобуста 10 яшьтән 16 яшькә кадәрге 17 бала булган.

Билгеле булганча, алар Туймазы районының балалар лагереннан Екатеринбургка китеп барган.

Зыян күрүчеләр юк, барлык балалар да ашыгыч медицина ярдәме табиблары тарафыннан каралган һәм якындагы интернат-мәктәпкә китерелгән. Алар артыннан резерв автобус килгән.

Юл-транспорт һәлакәтенең нечкәлекләре ачыклана.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас