Инвестицияләр, кагыйдә буларак, аларны саклап калу һәм арттыру өчен акча салу. Ләкин бу чыннан да шулаймы соң?
Хәзерге вакытта инвестицияләр керемнең популяр һәм бик отышлы ысулы булып тора. Һәм нәкъ менә шушы факт белән мошенниклар ышанучан гражданнарны мөмкин кадәр күбрәк алдый да.
Сирегол авылында ялган инвестицияләргә акча кертү юлы белән караклык очрагы ачыкланган. Русия Эчке эшләр министрлыгының Зианчура районы буенча бүлегенә 63 яшьлек гражданка мөрәҗәгать иткән. Пенсионерга билгесез номердан шалтырату килгән, анда мошенниклар үзләрен банк менеджерлары дип таныштырган. Аферистлар зыян күрүчегә зур сумма акча салып, үз платформасында акча эшли башларга тәкъдим иткән. Башкача әйткәндә, инвестицияләргә.
Хатын-кызны җинаятьчеләр ике айдан артык "эшкәрткән": консультацияләр биргәннәр, ярдәм иткәннәр, шактый күләмдә кредит алырга мәҗбүр иткәннәр. Алар пенсионерны күбрәк кредит алып, бик отышлы процентлар алачагына ышандырган. Бурыч шунда ук диярлек кайтачак, ә соңыннан зур хезмәт хакы булачак, имеш.
Кызганычка каршы, зыян күрүче псевдоброкерларга ышанган. Ул 887 мең сумлык кредит алган һәм үзенең 500 мең сумлык тупланмалары белән чын булмаган инвестицияләргә акча салган. Бер миллион сумнан артык акча мошенниклар счетына онлайн күчерелгән. Аферистлар, пенсионерканы бурычлары белән калдырып, алынган акчалар белән качкан.
Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы искәртә: чын һәм белемле брокерлар сезне беркайчан да кредит алырга мәҗбүр итмәячәк. Кредит акчалары белән инвестицияләмәгез! Әгәр дә билгесез номердан шундый тәкъдим килгән икән, сөйләшеп тә тормагыз, чөнки бу мошенниклар булачак. Игътибарлы булыгыз!