Уфада 34 яшьлек ир-ат бер хатынны рәхимсез үтерүдә шикләнелә. Аның гәүдәсен Интернационалистлар урамындагы фатирда әтисе барып тапкан. Кызы шалтыратуларга җавап бирми башлагач, ул аптырап аның фатирына барган.
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, фатир хуҗабикәсе бу көн алдыннан бер ир-ат белән спиртлы эчемлекләр эчкән. Видеокүзәтү камераларыннан язмаларны карап, җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре шикләнелүченең шәхесен ачыклаган һәм аны тоткарлаган. Җинаятьче элек хөкем ителгән шәһәр кешесе булып чыккан. Тоткарланучы үз гаебен таныган.
Беренчел мәгълүматлар буенча, ир үтерелгән хатын белән урамда танышкан. Аннары хатын яңа танышын өенә чакырган.
Өйдә, мәҗлес вакытында, алар арасында низаг килеп чыккан. Бәхәс вакытында ир-ат пычак алып, танышының муенына чәнечкән. Хатын качарга тырышып караган, ләкин ир-ат аны фатир коридорында куып җиткән, кискәләгән, буган. Аннары, хатынның үлгәнлегенә ышангач, качып киткән.