+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
27 август 2024, 08:45

Үтерергә әзерләнеп барган

Якташыбыз, Башкортстан кызы Зәлия Шәмигулованы үтерүдә шикләнелеп кулга алынган Маврикий кешесе җинаятен ничек әзерләве турында сөйләгән.

Үтерергә әзерләнеп барганҮтерергә әзерләнеп барган
Үтерергә әзерләнеп барган
Ир кеше очрашуга әзерләнеп, бау, пычак һәм көрәк алып барган.

Пурвирсингх Сундур барлык инструментларны машинасына салган, ягъни ул алдан ук җинаять кылырга ниятләгән. Маврикий инженеры полициягә, имеш, сөйгәненең башка ир-атлар белән язышуы турында белгән, дип хәбәр иткән. Ул Зәлиягә өйләнергә теләгән, ләкин кызның моны теләве-теләмәве билгеле түгел. Полициядә тикшерү детальләрен игълан иткәннәр: егет белән кыз арасындагы мөнәсәбәтләр июньдә башланган һәм рестораннарга бару белән чикләнгән. Шикләнелүче Зәлия белән җенси мөнәсәбәткә кермәгәннәрен таныган.

Исегезгә төшерәбез, Зәлиянең мәетен киемсез һәм күмелгән килеш таптылар. Маврикий кешесе хокук сакчыларына аны тизрәк таркалыр дип өметләнеп, шәрә килеш яшерүен сөйләгән. Зәлия Шәмигулова тумышы белән Учалыдан, әмма соңгы вакытта Чиләбедә укытучы эшләгән. Сентябрьдә кыз өенә кайтырга планлаштырган.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас