+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
2 сентябрь 2024, 03:40

Җәзадан кача алмаган

Үзенең элекке хатынын үтергән ир СВО зонасында һәлак булган.

Җәзадан кача алмаганҖәзадан кача алмаган
Җәзадан кача алмаган
Узган ел ахырындагы коточкыч җинаять бөтен Башкортстанны тетрәндерде.

Стәрлетамакта булды бу хәл. Элекке ире 36 яшьлек Аннаны үтергән, ә моңа кадәр аның 16 яшьлек улын җәфалаган. 

Виталий Орманджи  Аннаның фатирына үтеп кергән. Бу вакытта анда хатынның 16 яшьлек улы булган.  Ир үсмер
не кул богавы белән богаулап куя һәм корал белән янап тотып тора. Анна кайткач, аны җәберләргә керешә. Үсмер качып китә алган һәм әнисен коткарырга тырышкан, ярдәм чакырган, ләкин өлгермәгән.
 
Җаһил тотылган.
 
Август уртасында ул, контрактка кул куеп, СВОга киткән. Контрактны имзалаганнан соң җинаять эшен карауны туктатып торганнар.

Ике атнадан соң бу бәндә операция уздыру зонасында һәлак булган.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас