-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
4 сентябрь 2024, 11:15

Бала ут эчендә калган

Ул ишекне ачалмаган, ә тәрәзәләрдә рәшәткә булган.

Бала ут эчендә калган
Бала ут эчендә калган
Инцидент кичә Уфаның Александр Невский урамындагы йортларның берсендә булган.

Мәктәп укучысы беренче каттагы фатирда ялгызы гына булганда ванна бүлмәсендә розетка кинәт очкынлана башлый - аңа кер юу машинасы тоташтырылган була. Малай шунда ук 112 номерына шалтырата һәм барысын да диспетчерга сөйли. Коткаручылар торакка барып җиткәнче, хезмәт бала белән элемтәдә калган.

Ачыкланганча, малайның өеннән чыгып китәргә мөмкинлеге булмаган — тышкы ишекнең өске йозагы ачылмаган, ә тәрәзәләргә рәшәткәләр куелган булган. Үсмер иң аргы бүлмәгә кереп киткән һәм фатирга төтен тулган арада тәрәзәдән сулыш алган.

Ахыр чиктә, урынга килгән янгын сүндерүчеләр фатирга ишек аша керә һәм янгынны сүндерә, шулай ук баланы коткара алган.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: