Безнең якларда ерткыч хайваннарның кешеләргә һөҗүм итү очраклары булмады дияргә дә мөмкин. Балачакта авылга бүре, төлке килгәне булды. Әмма аларның кош-кортка, терлеккә ташланганы булмады. Бераздан урманнарда кабаннар барлыкка килде. Халык куркуга кала башлады. Кабанның юлына бассаң, һөҗүм итә, хәтта үтерергә дә мөмкин, дигән сүзләр таралды. Шулай итеп урманга йөрүче кешеләр анда барудан баш тартты.
Шуңа да карамастан, безнең гаилә урманга бармыйча булдыра алмый. Беренчедән, печәнлегебез урманның уртасында урнашкан. Бәлки, аны ташларга да булыр иде. Хәзер авылда мал тотучылар азайгач, печән чабу урыннары шактый күп. Әмма ташларга хакыбыз юк. Чөнки электән анда картәтиебез эшләгән, ул урынны тулысынча агачтан чистарткан. Дөресен әйткәндә, анда печәне дә шәп чыга. Шунысы гына куркыта, печәнлекнең төрле урыннарында ниндидер җәнлек яткан, җирдә чокылган урыннар үренгәли башлады. Икенчедән, картәниебез урманга йөрми тора алмый. Гөлҗимеш, балан, җиләк, чикләвек җыярга ярата. Ул өлкән яшьтә булганга күрә, аның белән без дә барабыз.
Шулай итеп, яз да килде. Җәй башында ел саен әти белән печәнлекне чистартып кайтабыз. Быел да шул эшне башкарырга булдык. Барып җиткәч, печәнлеккә машина белән кереп булмавын аңладык: юлга агачлар ауган. Тырма-сәнәкләрне алдык та кереп киттек. Печәнлеккә килеп җиткәч, ниндидер куркыныч тавыш ишетелде. Әти белән тынсыз калдык. Курка-курка якынрак барып карарга тырыштым. Берни күренми. Тавышсыз гына алга таба атладык. Аяк астында агач сынуы булды, теге куркыныч тавыш тагын ишетелде.
– Аю булды бугай бу, улым, – диде әти.
Мин алгарак барып, хайванны күрергә тырыштым. Әмма тагын нәрсәдер кычкырып җибәрде дә, артка таба йөгердем.
– Чыннан да, аю булды бу. Киттек моннан, – дип, әтине машина янына алып киттем.
Кайтырга чыктык. Әлбәттә, эшне башкармыйча өйгә кайту оят инде. Аю күргәнгә кеше ышанмас, дип, әти белән сөйләшеп кайттык. Әнигә дөресен сөйләп бирдек. Ул печәнлеккә башкача кермим, диде. Бу хәлне кешегә сөйләмибез, дип килештек. Чөнки безнең якларда аю күрүчеләр юк. Берәрсе ишетсә, баштан көләрләр.
Шулай итеп, печән вакыты җитте. Без әти белән бөтен кыюлыкны җыеп, печәнлеккә киттек. Барып җиттек. Курка-курка гына керсәк тә, биредә тынлык. Бернинди ерткыч хайван да күренми. Заманча чапкычларыбызны кабызып, эшкә тотындык.
Төш вакыты җитте. Ашарга утырдык. Учак ягу өчен печәнлекнең икенче ягыннан агач җыеп килик дип барсак, ниндидер хайван эзләре күренде. Печән ятып беткән, агачлар сынган.
– Кабан булган инде бу, улым. Безнең якларда аю юк. Шул нәрсә теге вакытта безне куркыткан да, – дип мине тынычландырды әти.
Әмма аның да, минем дә күңел тыныч түгел. Ә эшне башкарырга кирәк. Ниһаять, печән эшен тәмамладык. Өйгә алып кайтып, сәндерәгә тутырдык. Эш шулкадәр авыр булды, хәтта теге хайваннар турында да онытканбыз.
Көз дә килеп җитте. Бер көнне урман эчендә урнашкан күрше авылдан куркыныч хәбәр килде. Гөмбә җыеп йөргәндә кешегә аю һөҗүм иткән. Кызганычка каршы, ир-егет дәваханәдә вафат булган. Бу хәбәр авылыбызны гына түгел, бөтен районны шаккатырды. Урманга йөрүчеләр өйдә утыра башлады. Бер көнне барлык аучылар җыелышып, аюны эзләргә урманга китте. Бер-ике атна эзли торгач, аучылар хайванны табып атты. Хәзер авылдашларыбыз да тынычланды.
Тик шунысы сәер: безнең якларда беркайчан да булмаган аю каян килеп чыккан соң?! Бу сорауга авылда яшәүче пенсионер урманчы җавап бирде. Ул бүген 93 яшьтә булуына карамастан, үз аягында йөри, тулы канлы тормыш алып бара.
Аның фикеренчә, электән аюлар яшәгән якларда урман кисү бик көчле бара. Урман кисүчеләр хайваннарны да куркыта. Шуңа күрә алар безнең якларга килергә мәҗбүр була. Пенсионер белдерүенчә, алар бездә елдан-ел күбәячәк. Һәм урманда бик сак булырга кирәк. Алар кешедән куркып, безнең якларга килә, шуңа күрә кешене күрү белән аңа һөҗүм итә, ди ул.
Мондый хәбәрләрдән соң без дә уйга баттык. Үз гомереңне куркыныч астына куеп, печән хәзерләү кирәк микән? Әти башкача бармыйм дигән булды да соң. Тик аңа ышаныч юк. Чөнки ул ел да башкача бу кадәр бәрәңге утыртмыйбыз, ди. Ә икенче елга ул икеләтә күбрәк утыртыла.
Илгиз Исхаков.