Барысы да үзен "Росфинансмониторинг" белгече дип таныштырган билгесез кешенең шалтыратуыннан башлана. Ул хәбәр иткәнчә, җинаятьчеләр 29 яшьлек нефтекамалының шәхси мәгълүматларын үзләштергән һәм аның исеменнән кредитларга гариза биргәннәр.
Алга таба вакыйгалар киң таралган сценарий буенча үсеш алган. Зыян күрүчене, янәсе, гаризаларны гамәлдән чыгару өчен кредитларны үзенә алырга һәм әйтелгән счетларга күчерергә күндергәннәр. Яшь кеше үзе генә кредит алмаган, хатынын да займ рәсмиләштерергә күндергән.
Мошенниклар челтәренә эләгүләрен ир белән хатын акча таләпләре туктамагач кына аңлаганнар. Хәзерге вакытта әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.
Хөрмәтле гражданнар! Иң яхшысы - билгесез кешеләр белән сөйләшмәү, билгесез телефоннарны алмау. Сак булыгыз!