+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
9 сентябрь 2024, 04:19

"Дүрт кеше күңелемдә яра калдырды"

Телетапшырулар алып баручы, якташыбыз Зәмирә Рәҗәпова серен ачкан.

"Дүрт кеше күңелемдә яра калдырды""Дүрт кеше күңелемдә яра калдырды"
"Дүрт кеше күңелемдә яра калдырды"

«Күңелемдәгесе белән бүлешәсем килә. Бәлки, сезнең арада психологлар бардыр? Минем күңелемдә ниндидер таш бар, ул еш кына тамагыма төер булып тыгыла. Бу – үпкәләү дә түгел, дөресрәге, күңел кайту буладыр. Ни өчен?

Минем тормышымда 4 кеше бар, мин аларга бик күп яхшылык эшләдем. Башкалар эшли алмаганны эшләдем. Кемгәдер соңгысын бирдем. Хәтта бер кешегә ярдәм итү өчен министрга кадәр шалтыратырга туры килде. Әни әйтмешли, соңгы ыштанны салган чаклар булды. Аллаһ шаһит, болар барысы да чын күңелдән эшләнде, кешегә килгән авырлыкны җиңеләйтергә тырыштым. Мин яхшылык өчен түләүне сорарга хаклы түгел, болар барысы да – савап.

Әмма, вакыт узгач, бу кешеләрнең миңа яхшы мөнәсәбәттә булмавы сизелә башлады. Миллион тапкыр анализ ясадым. Ни өчен? Мин бит аларга бер зыян да китермәдем. Без конфликтка да кермәдек, талашмадык та. Хәзер мин үземне акламыйм, бәлки, мин, үзем дә сизмәстән, аларны үпкәләткәнмендер. Беребез дә фәрештә түгел.

Мин бу кешеләр белән берни булмагандай аралашуны дәвам итәм. 45 яшемдә бик күп нәрсәләр һәм андый кешеләр булды. Әмма бу 4... Мин хәтта моның ничек алай булганын белмим дә.

Кемнәр икәнен белергә тырышырга, үз вариантларыгызны язарга да кирәкми. Алар арасында элекке ирем юк. Валлаһи!» – дип язган ул социаль челтәрдә.

Бер төрле кешеләр, "рәхмәт" әйтмәс өчен, елан аягын кисәргә дә әзер. Тик изгелек, барыбер, гамәл дәфтәренә бер "бонус" булып язылып куеладыр ул. Башкача булуы мөмкин түгел.

Фото: Зәмирә Рәҗәпованың шәхси архивыннан.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас